Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Олы Кариледә төп кыйммәтләр турында сөйләштеләр

Сабир Өметбаев исемендәге Олы Кариле мәдәният йортының театр коллективы «Идел-Йорт» смотр-бәйгесенә Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы буенча спектакль тәкъдим итте.

Күренекле якташыбызның "Әниләр һәм бәбиләр" пьесасы беренче тапкыр 1984 елда Казанда куела, һәм менә 40 елдан соң олыкарилелеләр сәхнәдән Ана бәхете, тугрылык һәм җаваплылык турында гына түгел, иң якын кешенең хыянәте турында да сөйләделәр.

Бәхет һәм фаҗига бер палатада

Спектакльдә төрле яшьтәге һәм төрле язмышка ия дүрт хатын-кыз бала тудыру йортының бер палатасында ята. Чаллы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Мозаффарова уникенче баласын тудырган Гөлфинә ролен күңелгә үтеп керерлек һәм яратып башкарды: шул ук вакытта аның балалары өчен теләсә нинди корбаннарга әзер булуы гына түгел, күршеләренә карата да ярдәмчел булуы күренеп тора. Ул ирсез генә беренче баласын тапкан казах кызы Алтынчәчкә теләктәшлек белдереп, аңа ярдәм итәргә тырыша. Алтынчәч ролен Гөлүсә Сафина башкарды. Гөлүсә тормышта Олы Кариле урта мәктәбендә инглиз теле укыта, ә спектакльдә аңа ерак авылдан шәһәргә килгән һәм кияүгә чыкмыйча бала тапкан игелекле һәм нәфис, әмма бик ялгыз яшь әни образы эләгә. Иң мөһиме, хәлнең драматик булуына карамастан, ул баласын бөтен йөрәге белән ярата. Тагын бер яңа туган сабый инде бу дөньяга килүгә үк аяныч фаҗигага дучар була – әнисе аны кирәксенми һәм калдырып чыгарга ниятли. Дилемма бәхетле хатын кебек тоелса да, баладан баш тарта, хәтта аны кулына алырга да теләми – бу хыянәт булмыйча ни булсын? Бу каршылыклы образны сәхнәдә Әдилә Хәйретдинова башкарды.  Ул үзе хәзерге вакытта декрет ялында, шулай да бу катлаулы рольне бик ышандырырлык итеп уйнады һәм жюри әгъзаларының да, тамашачыларның да күңеленә үтте.

Сәхнәдә герой-аналар

Җиде ел көткәннән соң бала табу бәхетенә ирешкән тагын бер ана – Валентинаны Олы Кариледән китапханәче Венера Зыятдинова сәхнәдә бик җанлы һәм образлы итеп гәүдәләндерде, ул үзе ана булу бәхетен бик яхшы белә: тормышта сигез бала әнисе. Безнең газета күп балалы Зыятдиновлар гаиләсе турында күп тапкырлар язды – алар «Без тарихта эзлебез – гаилә тарихында гасырлар авазы» фестиваленең район этабы җиңүчеләре булды, гаилә буыннар дәвамчанлыгын саклый, үз нәселе, халкы һәм туган як тарихын өйрәнә. Ә Венераның кызы Гөлинә - Олы Кариле мәдәният йорты мөдире, спектакльдә шәфкать туташы Нина ролен башкарды. Шул рәвешле, безнең алдыбызда күп балалы гына түгел, иҗади актив гаилә. 

"Ана даны" медале белән театр коллективының тагын бер катнашучысы Зөлфия Фәтхуллина бүләкләнде. Ул «Олы Кариле» ҖЧҖдә икътисадчы булып эшли, ә иң мөһиме, ул шулай ук биш бала әнисе. Балаларының һәрберсе тормышта үз юлын тапкан: кемдер бухгалтерлык белән, кемдер төзелеш белән шөгыльләнә, ә улы Данияр махсус хәрби операция зонасында Ватанны яклый. Узган ел Зөлфия театр конкурсы жюри әгъзалары өчен чын ачыш булды, ул сугыштан кайтмаган ирен дулкынландыргыч итеп искә алучы олы яшьтәге әбине искиткеч итеп уйнады. Бу юлы ул тудыру йортының баш табибы ролен башкарды - баладан баш тарткан хатынның әнисенә баланы бирми, чөнки ул балага яхшы тәрбия бирер дигән ышаныч уятмый.

Репетицияләргә вакыт тапканнар

Якташыбызның пьесасында кайчандыр авырын төшертергә карар иткән һәм, шул сәбәпле, башка балага уза алмаучы Исемсез хатын һәм оныгын үзенә алырга теләгән Дилемманың әнисе рольләре бар. Аларның икесен дә Гөлүсә Дәүләтшина башкарды. Тормышта Гөлүсә кибеттә эшли. Ә палата табибы Айзәрә Әхәтовна роле фельдшер Гөлнар Гарифуллинага эләккән: тормышта да үзенә таныш эшне бик профессиональ рәвештә башкарды.

Тагын бер образны – Дилемманың кайнанасын Рушания Әхмәтҗанова уйнады. Ул Олы Кариле авыл мәдәният йорты хезмәткәре һәм биредә чисталык һәм уңайлылык булдыручы. Күргәнебезчә, алар барысы да эш белән мәшгуль авыл хатын-кызлары, һәркайсының йорт хуҗалыгы да, гаиләсе дә бар, әмма шулай да, алар репетицияләргә вакыт тапкан һәм матур спектакль куеп, якташларын һәм фестиваль жюрисын сөендерделәр. 

Күренекле якташыбызның эше дәвам итә

Спектакль ана булу, тәрбия, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләренә кагылышлы бик мөһим темаларны күтәрә. Үзешчән артистлар сәхнәдә үз геройларының язмышын яши. Күренекле якташыбызның тамашачылар залына керү юлына куелган һәйкәле Олы Кариле авылының театр традицияләренең башлангычы турында искә төшереп тора. Авыл үзешчәннәренең уйнавын карагач, ышаныч белән шуны әйтеп була: Сабир Өметбаев исемендәге мәдәният йортының иҗат коллективы якташыбыз - танылган режиссер һәм актерның эшен лаеклы һәм нәтиҗәле дәвам итә.

Ә спектакль ахырында авылның хөрмәтле кешесе, мәдәният йортының элеккеге мөдире Илсур Хәлил улы Кәримуллин сүз алды - ул спектакльдә катнашучыларга тамашачыларны елмаерга да, борчылырга да мәҗбүр итеп, күзгә яшьләр китереп, оста итеп уйнаулары өчен рәхмәт белдерде…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев