Нәүрүз янә зур бер гаилә булып яшәүче авыл кешеләрен берләштерде
Кама Тамагы районы авылларында күркәм традиция буенча төрки халыкларда кояш календаре буенча яз килү һәм Яңа ел башлану бәйрәме – Нәүрүз үткәрелде.
Олы Кариле авылында бәйрәм мәктәп ишегалдында узды. Бу көнне һава торышы бәйрәм атамасына тулысынча туры килде: чын-чынлап күңелле һәм кояшлы иде.
9 сыйныф укучылары театральләштерелгән сәхнә әзерләгәннәр: кунакка бәйрәм хуҗалары Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай килде. Алар арасында кызыклы ярыш булды – нәтиҗәдә бәйрәм символы Нәүрүзбикә тантана итте.
Чара матур концерт номерлары белән чиратлашып барды, ә балалар «капчык белән йөгерү», «кашыкка йомырка куеп йөгерү», аркан тартышу һәм башка бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар. Тамашачылар артистларга кушылып җырладылар һәм үзләре дә биергә чыктылар, җылы дустанә атмосфера барлыкка килде.
Иске Казиледә балалар өчен Карга боткасы бәйрәме үткәрелде.
Халыкта матур гадәт бар: бу бәйрәмгә бөтен авыл белән ботка пешерәләр. Аны әзерләү өчен клуб хезмәткәрләре балалар белән күңелле җырлар һәм биюләр белән һәр йорттан азык-төлек җыйдылар. Шулай итеп, бу ризыкка һәрбер гаиләнең дә өлеше керде. Нәтиҗәдә хуш исле ботка табында татар милли ризыклары янәшәсендә дәрәҗәле урын алды. Балалар рәхәтләнеп ашадылар, пешекчеләрне мактадылар. Бу көнне Иске Казиле халкы чын күңелдән шатланды һәм ял итте.
- Бәйрәм балаларга бик ошады. Яз җитү белән котлауга авылдашлар да бик шат булды,- диде Иске Казиле мәдәният йорты мөдире Рәмис Зиннәтуллин.
Авылларда узган бәйрәм чаралары тагын бер кат шуны искәрттеләр: традицияләр кешеләрне берләштерә, шатлык бүләк итә һәм буыннар бәйләнешен ныгыта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев