Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Музейлар көне уңаеннан укучылар үзләрен экскурсовод эшендә сыный

Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучылары якташыбыз Туфан Миңнуллин музеенда экскурсияләр үткәрәчәк.

Бу акцияне туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәренә багышлаган. 

-Яшь буынны музей эшенә җәлеп итү беренче тәҗрибәбез түгел, - диде музей хезмәткәре Гоар Кетцян. - Кышкы ялларда Кама Тамагы мәктәбе укучылары экскурсовод буларак үз көчләрен сынап карадылар. Мин алар өчен экскурсия үткәрдем һәм балаларга музейга килүчеләрнең игътибарын тарихка түгел, ә билгеле бер экспонатларга юнәлтергә киңәш иттем. Алар эшкә кереште, аеруча этнография залын  ошаттылар. Экспонатлар турында бик теләп сөйләделәр. Бу юлы без Кама Тамагы татар мәктәбе укучыларын чакырдык. Алар өчен драматург Туфан Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат әзерләдек. Балалар якташыбыз турында сөйләячәк, ә сыйныфташлары аларга сораулар бирәчәк. 18 майда мәктәпләрдә төп фәннәр буенча арадаш контроль эшләр узганлыктан, бу акцияне без бер атнага соңрак күчердек. Теләге булганнар киләсе атнада яшь экскурсоводларның эшен бәяли алачак.

Исегезгә төшерәбез, ел саен 18 майда Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә, 2023 елда бу традициягә дөньяның 145 тән артык иле кушылды.

Музейлар безгә үз тарихыбызны белергә һәм аны яратырга кирәклеге турында искә төшерә, төрле халыклар арасында үзара аңлашып яшәү мөмкинлеге бирә. Алар хәтерне саклаучы, үткәннәрне тергезүче урыннар. Төрле халыкларның көнкүреше белән танышу, үткән гасырларда кешеләрнең ничек яшәгәнен белү — боларның барысын да музейда белергә була. Монда һәркем үзен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап табачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев