Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәктәп укучыларын классик музыкага җәлеп итеп

Кама Тамагы район мәдәният йортында Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестры концерты булып узды.

Майның матур көнендә район мәдәният йорты залында мәктәп укучылары җыелып, чит ил классикасын, шулай ук Татарстан музыкантлары һәм композиторлары әсәрләрен тыңладылар.
Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Данияр Соколов Камал театры музыкантлары белән бергә республикабызның уку йортлары буенча уникаль мәдәни-агарту проектын тәкъдим итә. 

– Концерт яшьләр арасында мәдәни чараларны популярлаштыру программасы –  «Пушкин картасы» буенча узды, - диде мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирина Кузиева. - Барлыгы 200 билет сатылды, димәк, безнең 200 укучыбыз профессиональ музыкантлар башкаруында бөек композиторларның җанлы симфоник музыкасын тыңлады, бу бик мөһим… 

Программада барокко чорыннан алып безнең көннәргә кадәрге композиторларның әсәрләре тәкъдим ителде. Концерт заманча интерактив формада, оркестр һәм дирижерның балалар белән турыдан-туры диалогы рәвешендә узды. Алар өчен Иоганн Себастьян Бах, Вольфганг Амадей Моцарт, Антонио Вивальди, Пабло де Сарасате, Иоганн Брамс, Филипп Гобер, Иоганн Штраус, татар музыканты һәм композиторы Ильяс Камал, шулай ук күренекле татар композиторы, милли балетка нигез салган, камера-инструменталь, камера-вокаль һәм башка төрле музыкаль әсәрләр авторы Фәрит Яруллин эшкәртүендәге татар халык җырлары яңгырады. Өстәвенә, яраткан мультфильмнардан саундтреклар да тәкъдим ителде.

Мондый концертлар һәм мәдәни-агарту проектлары үсеп килүче буынга симфоник музыканың үткән чор музыкасы гына булмавын, киресенчә, аның сыйфатлы, төрле һәм үзенчәлекле була алуын аңлау мөмкинлеге бирә…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев