Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Мәдәният – аның тормыш эшчәнлеге

Лера Киселева «Мин Себердә тудым» җырын чын мәгънәсендә үз исеменнән башкара ала, чөнки аның кече Ватаны – Хакасиядәге Югары Аскиз авылы.

90 нчы еллар башында ул «Рус теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча Абакан дәүләт педагогика институтын тәмамлый һәм язмыш кушуы буенча аның Кама Тамагы районындагы хезмәт эшчәнлеге 1999 елда Красновидово авыл мәдәният йорты директоры вазифасыннан башлана. Актив һәм инициативалы хезмәткәрне тиз күреп алалар һәм 2003 елда ул район мәдәният йорты директоры итеп билгеләнә, хәзерге вакытта ул «ЦКДОН» МБУның сәнгать җитәкчесе булып хезмәт куя.

– Лера Робертовна сценарийлар әзерли һәм массакүләм мәдәният чаралары: театральләштерелгән бәйрәмнәр, халык күңел ачулары, җыр һәм фестивальләр үткәрүгә җитәкчелек итә, - диделәр Лера Киселева турында аның хезмәттәшләре. - Вокаль коллективлар, концерт солистлары өчен репертуар сайлау белән шөгыльләнә. Үзе дә бик матур җырлый, төрле календарь даталарга һәм халык бәйрәмнәренә багышланган концертларны алып бара.

Шул ук вакытта Лера Робертовнаны районның һәр клубында һәм мәдәният йортында яхшы беләләр, ул әлеге учреждениеләрдә эшләүче белгечләргә документлар: тематик планнар, клуб учреждениеләре эше буенча хисаплар, үткәрелә торган мәдәни чараларны исәпкә алу журналларын алып бару буенча методик ярдәм күрсәтә. Үз эшен бик ярата, сәнгать кебек үк, мәдәният кешеләрне рухи яктан тәрбияләргә, әйләнә-тирә дөньяны бөтен төрлелеге белән танып белергә ярдәм итәргә тиеш дип саный.

Ләкин язмабыз герое моның белән генә чикләнми һәм үзенең һөнәрилеген арттыру белән шөгыльләнүен дәвам итә. Ул Казанда Халыклар Дуслыгы Йорты базасында урнашкан «Дуслык һәм татулык дәресләре» проектында, шулай ук «Һәвәскәр театр коллективында режиссер һәм актер эшчәнлеге нигезләре» республика иҗат лабораториясендә һәм төрле дәрәҗәдәге башка иҗади семинарларда катнаша. 

Аның хезмәте мәдәният бүлегенең һәм район башлыгының, шулай ук Республика халык иҗаты фәнни-методик үзәгенең һәм ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм грамоталары белән бәяләнгән.

Ә район халкы аны концерт программаларын оештыручы һәм алып баручы буларак алкышлап кына калмый, ул театральләштерелгән тамашаларда да катнаша. Анда Лера Робертовна гадәттә әкият персонажлары ролендә була. Ул теләсә нинди образга керә ала һәм ролен, балаларны һәм өлкәннәрне сөендереп, җиңел башкара.

Моны ул берничә ел элек тамашачыларның берничә буыны яраткан «Любовь и голуби» фильмы мотивлары буенча куелган спектакльдә дә исбатлады, анда Лера Киселева аеручы хатын Раиса Захаровна ролен бик табигый уйнады.

Мәдәният хезмәткәрләре көне алдыннан 20 мартта Куйбышев Затоны бистәсендә Столяров исемендәге мәдәният йортында совет язучылары хикәяләренә нигезләнгән «Подранки» спектакле белән районда гадәттәгечә чын мәдәни марафон – республиканың һәвәскәр театр коллективларына ярдәм итүгә һәм аларны үстерүгә юнәлдерелгән «Идел-йорт» төбәкара театр бәйгесе старт ала. Лера Робертовна – районыбызның барлык клублары һәм мәдәният йортларының театр коллективлары катнашачак бәйгенең муниципаль этабында актив һәм даими жюри әгъзасы. Бу бәйгегә төрле сәхнә мәйданчыкларында куелган һәм Бөек Ватан сугышында халкыбыз күрсәткән батырлыкка багышланган 25 ләп спектакль тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев