Кыш бабайда кунакта
3 гыйнвар көнне Иске Казиле авыл мәдәният йортында балалар өчен "Кыш бабайда кунакта" дип исемләнгән Яңа ел бәйрәм-тамашасы үткәрелде. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең матур шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйналды,төрле конкурслар һәм лоторея уены үткәрелде. Әкият геройлары да әлеге тамашадан читтә калмадылар - Убырлы,...
3 гыйнвар көнне Иске Казиле авыл мәдәният йортында балалар өчен "Кыш бабайда кунакта" дип исемләнгән Яңа ел бәйрәм-тамашасы үткәрелде. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең матур шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйналды,төрле конкурслар һәм лоторея уены үткәрелде. Әкият геройлары да әлеге тамашадан читтә калмадылар - Убырлы, Шүрәле һәм башка әкият геройлары балалар янына кунакка килгәннәр иде, алар белән бергә җырладылар, биеделәр.
Гомумән, кичә бик күңелле узды - балалар да, аларның әниләре дә бәйрәмнән канәгать калдылар.
Әле Яңа ел чаралары тагын да дәвам итәчәк.
Автор Илюза Аскарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев