Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Көлдерделәр дә, елаттылар да

Кече Мәрәтхуҗа авылында үзешчән артистлар тамашачылар һәм жюри хөкеменә Юныс Әминов пьесасы буенча куелган «Өти балак Гөлүзә» спектаклен тәкъдим иттеләр.

Фермада эшләүче Гөлүзә исемле кызны бернәрсә дә кызыксындырмый, ул эшкә дә, тормышка да битараф була. Тик бервакыт авылга яшь һәм чибәр зоотехник егет килә. Кызның битараф йөрәгендә мәхәббәт очкыны кабына. Ә мәхәббәт теләсә нинди могҗизаларга сәләтле. Төп рольне Казан мәдәният университетының 5 курс студенты Гөлүзә Хәлиуллина уйнады, ә аның бертуганы Илүзә Хәлиуллина, спектакльдә Мәрьям ролен башкарды, ул да шулай ук тиздән әлеге уку йортының дипломын алачак. Кызлар, пьеса авторы иҗат иткән образларны бик оста һәм җиңел башкарып, залда утыручы тамашачыларның күңелен яулады.

Яшь артист кызларның әниләре Лилия Хәлиуллина залда кызлары өчен җан атып утырды.  “Алар барысына да өлгерәләр: укыйлар да, эшлиләр дә", - ди ул.  Лилия, клуб мөдире буларак, элек үзе дә авылның мәдәни тормышында актив катнашкан. Ул Казанга күчеп киткәч, авыл мәдәният үзәгенә Саимә Мөхәммәтшина мөдирлек итә. Авылда мәктәп булганда, Саимә ханым башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән, ә аннан соң китапханә эшенә керешкән. Спектакльдә ул төп героиняның әнисен – кызыннан аермалы буларак,  конфликтка керми торган, сөйкемле хатын-кыз ролен башкарды. Шулай ук Саимә Мөхәммәтшина лаеклы ялга чыкканчы эчке эшләр системасында эшләгән ире Ильясны да сәхнәгә җәлеп иткән. Ул пьесаның комедия сюжетына бик гармонияле туры килде һәм аның уены жюриның  югары бәясенә лаек булды.

Кече Салтык авыл җирлеге башлыгы Айрат Җиһаншин ферма мөдире ролен бик оста башкарды, ә аның тормыш иптәше Фәйрүзә Җиһаншина шаян авыл хатыны ролен шулкадәр җиренә җиткереп уйнады ки, ул сәхнәгә чыккан саен зал көлү авазлары белән тулды. Фәйрүзә ханым да, Саймә Мөхәммәтшина кебек үк, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән, аннан сыер савучы булып эшләргә туры килгән, һәм менә инде 11 ел Кече Салтык авыл клубына җитәкчелек итә, күптән түгел әлеге спектакль Кече Салтык авылы халкы алдында сынау узган. Җирлектә менә шундый артист гаиләләр яши һәм авылдашларын иҗатлары белән сөендерә.

Сәхнәдә кызлар гына түгел, яшь егетләрнең дә чыгыш ясавы тагын да сөендерде. Дамир Айсин Кама Тамагында бердәм диспетчерлык хезмәтендә (ЕДДС) оператив дежур хезмәткәр, ә Фәннур Гайнуллин машина йөртүче булып эшли. Яшь артистлар татарча яхшы сөйләшә, аларның сөйләмен тыңлау үзе бер рәхәт булды.

Ахырдан артистлар сәхнәгә чыкканда, залда битарафлар юк иде. Кече Мәрәтхуҗада яшәүче Рузалия Хөснетдинова барлык тамашачылар исеменнән әлеге матур тамашада катнашучыларга елатканнары, көлдергәннәре, театрга мәхәббәт тәрбияләүләре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев