Кечкенә авылда зур спектакльләр ничек куела
Ишем авылы мәдәният йортында «Сердәш» театр коллективы «Идел-йорт» театр фестиваленең жюри һәм тамашачылар хөкеменә Мөнирә Сафина пьесасы буенча куелган «Безне дә онытмагыз» спектаклен тәкъдим итте.

Ишем авылының аз санлы халкы өчен һәр бәйрәм чарасы, концерт, спектакль истәлекле һәм истә кала торган вакыйгалар булып тора. Авыл клубына бер өлешен һәвәскәр артистлар да тәшкил иткән җирле халык кына түгел, якташларының чыгышын карар өчен тумышы белән шушы авылдан булган күп кенә кешеләр дә килә.
Менә бу юлы да зал тулы иде, пәрдә ачылып китте һәм сәхнәдә төп героиня Галия белән аның фронтка киткән ире Газизнең драматик мәхәббәт тарихы сурәтләнде. Галия хисләренә тугры кала һәм күп еллар узгач та сөйгәне кайтыр дип өметләнә.
Театр коллективының үзешчән артистлары, һәрвакыттагыча, уйнап кына калмадылар, ә геройларының язмышларын үзләре аша кичерделәр, сугыш сәбәпле, ялгыз калган, яшь булуларына карамастан, гаилә бәхетеннән мәхрүм булган кырыгынчы еллардагы хатын-кызларның тормышын искә төшерделәр.
Бу вакыйга төп героиняның йөрәгендә еллар буе саклаган мәхәббәт көче һәм, бернигә дә карамастан, аның күңелендә яшәүче өмет турында. Ишемлеләр сугыш гаиләләрне җимерсә дә, хисләрне, хәтерне һәм мәхәббәтне җимерә алмавын күрсәттеләр. Тамашачылар рәхмәт йөзеннән, үз уеннары аша геройлар белән бергә фаҗигале һәм бөек мизгелләр кичерү, чын сәнгать белән очрашудан онытылмаслык тәэсирләр алу мөмкинлеге биргән иҗади сәләтле якташларын алкышладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев