КЕЧЕ САЛТЫК: сәхнәдә 41 нче ел хатын-кызлары
Кече Салтык мәдәният йортында «Идел-йорт» бәйгесенә Зәки Зәйнуллинның «41нең арбалы хатыннары» пьесасы буенча куелган спектакль күрсәтелде.
«Сугыш башлану белән иң зур авырлык яшь, чибәр, хезмәт сөючән, инде ирләре белән бергә яшәргә өлгергән һәм ана булу шатлыгын татыган, үзләренчә бәхетле булган хатын-кызлар җилкәсенә төшкән. Фронтка киткән ирләрнең күбесе әйләнеп кайтмаган. Ә яланаяклы балаларын күкрәгенә кыскан хатын-кызлар ачлык һәм мохтаҗлык белән коточкыч көрәштә калганнар...» – дип яза Зәки Зәйнуллин пьесасының геройлары турында.
Тормышта да, сәхнәдә дә энергиягә бай
Менә алар – алты хатын, кайсылары үзенчә бәхетле булырга өлгергән, ә кайсылары ирләре белән бергә торып та өлгермәгән – алар Раевка тимер юл станциясендәге өйрәтү лагерена бара, максатлары – шунда җыелган ирләрен фронтка китәр алдыннан бераз булса да ашату, ул чакта коточкыч ачлык бар көчне алган, гомерне өзгән.
Ә залда тугры тамашачылар яраткан артистларын алкышлады.
Кече Салтыкта туып-үскән Наҗия һәм Рәфидә Маннаповалар, 12 ел элек лаеклы ялга чыккач, ире белән туган авылына кайткан Гөлфия Хуҗина авылдашлары өчен кызыклы бәйрәмнәр, концертлар, спектакльләр оештыручы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре турында җылы сүзләр әйттеләр.
Айсылу Айтуганова, сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, фермада сыер савучы булып эшләгән. Ул 34 ел хезмәт гомерен терлекчелеккә багышлаган, биш бала тәрбияләп үстергән. Олы улы Исфан Айтуганов Әфган һәм Чечен сугышларында катнашкан, майор, Кече Салтыкта яши, тагын бер улы полициядә эшли. Кызлары Казанда яшәсәләр дә, туган авылларын онытмыйлар. Айсылу апа мәдәният хезмәткәрләре һәм авылдашлары белән бергә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән сугышчыларыбызга ярдәм итә.
– Солдатларга оекбашлар бәйлим, акчалата да ярдәм итәргә тырышам, шулай булмый ни, алар бит безнең өчен үз гомерләрен куркыныч астына куя, – ди Айсылу апа. Биш бала үстергән өлкән яшьтәге ханым, спектакльдәге 41 нче ел хатын-кызлары кебек үк, җирдә тынычлыкның нинди зур бәһа бәрабәренә яулап алынуын яхшы белә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев