Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

КЕЧЕ МӘРӘТХУҖА: сәхнәдә мәдәният кешеләре

Кече Мәрәтхуҗа авылының яңа клубында премьера булды: һәвәскәр театр коллективы Данил Салиховның «Язмыш» пьесасы буенча спектакль тәкъдим итте.

Сугышта күрү сәләтен югалткан һәм үз гаиләсе иминлеге өчен гомерен бирергә әзер булган Әфган сугышы ветераны Нәсимнең тарихы бер үк вакытта драматик та, шулай ук якын кешеләренең мәхәббәте һәм тугрылыгы бернәрсәгә дә карамастан яшәргә кирәк дигән өмет тә уята.

Сәхнәдә – җирлек башлыгы

Төп ир-ат ролен янә, алдагы спектакльләрдәге кебек үк, авыл җирлеге башлыгы Айрат Җиһаншин башкарды. Ул үз героеның авыр холкын төгәл аңлаган, сукыр кешенең күңел кичерешләрен һәм аның яраткан гаиләсе өчен авыр мәшәкать буласы килмәвен ышандырырлык итеп уйнады.

– Мин булмасам, кем тагын? - дип елмая авыл җирлеге башлыгы, чираттагы спектакльдә катнашуын аңлатып.  Һәм бу чыннан да шулай – Айрат Габделхак улын һәрвакыт якташлары катнашындагы спорт ярышларында, мәдәният хезмәткәрләре үткәргән иҗади чараларда һәм җирле коллективның барлык спектакльләрендә төп рольләрдә күрергә мөмкин. Бу җитәкченең үз җирлегенә битараф булмавына, анда барган барлык чараларда һәм вакыйгаларда үзенең дә беренчеләрдән булып катнашуына ачык мисалларның берсе.

Спектакльдә дә уйныйлар, мастер-класс та күрсәтәләр

Төп геройның сәхнәдәге хатынын, һәрвакыттагыча, Айрат Җиһаншинның үз хатыны Фәйрүзә Җиһаншина уйнады. Фәйрүзә менә инде 13 ел Кече Салтык авыл клубына җитәкчелек итә һәм улы өчен борчылучы ана ролен башкарган китапханәче Рәсимә Сабирова белән бергә алар ун ел элек оештырылган театр коллективында катнашып кына калмыйлар, «Пушкин картасы» программасы буенча төрле мастер-класслар күрсәтеп, мәктәп укучыларын да мәдәнияткә җәлеп итәләр. Өстәвенә, бу дәресләр танып белү буенча да, иҗади яктан да файдалы. Үз эшләренә тугры хезмәткәрләр өлкәннәрдә дә, балаларда да үз төбәгебезнең, үз халкыбызның мәдәниятенә кызыксыну уяталар, алар яңалыкка өйрәнүдән курыкмыйлар һәм бу күнекмәләрне мавыктыргыч мастер-класслар, конкурслар, чаралар аша үз тирәләрендәгеләргә тапшыралар.

Гаилә белән катнашалар

Кече Мәрәтхуҗа мәдәният йорты мөдире Альбина Садыйкова Нәсимнең кызын – әтисен өзелеп яратучы сөйкемле, игелекле яшүсмерне ышандырырлык итеп  уйнады.  Альбина ике ел элек туган авылы Кече Мәрәтхуҗага күченеп кайткан, өстәмә рәвештә мәдәният хезмәткәре белеме үзләштергән һәм җирле клубка җитәкчелек итә башлаган. Бу «Идел-Йорт» фестивалендә аның катнашындагы икенче спектакль, һәм ул кабат образны төгәл итеп ачып сурәтләде. Сүз уңаеннан, спектакльдә аның әнисе – күрше хатынын уйнаган Суфия Садыйкова да катнашты. Ул инде күп еллар авыл мәдәният йортында эшли, иске бинада чакта ук биредә чисталык-тәртип урнаштырды, яңа бинада да әлеге эшен дәвам итә.

– Иске бинада су да юньләп юк иде, - дип искә ала Альбина Садыйкова. - Әмма әни көнкүрештәге проблемаларга карамастан, анда уңайлылык булдырырга тырышты...

Бу иҗади гаилә подрядын Альбинаның абыйсы Рәшит Заһидуллин да бик яхшы тулыландырды. Аның герое – Сөләйман бабай шаян-мәзәк сүзләр белән Нәсимнең күңелен күтәрергә тырыша. 

Рәшит Заһидуллин башкаруындагы әлеге карт, бу кичтә мәдәният йорты залын тутырып килгән тамашачыларда елмаю уятып, берничә буын тамашачының яраткан фильмы булган «Любовь и голуби»дагы Митя дәдәй образын хәтерләтте. 

Рәшит Заһидуллин хәзерге вакытта лаеклы ялда, анда да ул эшсез утырмый – репетицияләргә йөрергә дә вакыт таба, җирлектә электромонтер кирәк булган чакларда да ярдәм итә. Заманында ул намус белән колхозда хезмәт куйган, механизатор, комбайнчы һәм ферма мөдире буларак та алдынгылар сафында булган, гомумән, бар эшкә дә оста кеше.

Һәвәскәрләр театры һәм мәдәният кешеләре

Тагын бер гаилә парының спектакльгә керткән зур өлешен билгеләп үтәсе килә. Ильяс Мөхәммәтшин берьюлы ике төрле рольне башкарды – ул Нәсимгә ярдәм итәргә теләүче сыйныфташын һәм аны һәлак итәргә җыенган сәер кешене уйнады. Ильяс Мөхәммәтшин пенсиягә чыкканчы эчке эшләр системасында эшләгән, ул Чечен сугышы ветераны, һәм шул ук вакытта, су белән тәэмин итү белән дә шөгыльләнеп, авыл ихтыяҗлары өчен эшләвен дәвам итеп кенә калмый, күргәнебезчә, театр коллективының актив катнашучысы да булып тора.

Ә аның хатыны Саимә Мөхәммәтшина Кече Мәрәтхуҗада китапханә мөдире булып эшли һәм спектакль куюда үзешчән артистларга ярдәм итеп тә күп көч куя. Ул аларга суфлер буларак кына түгел, спектакльнең музыкаль бизәлеше буенча да булыша.

Иҗат коллективына рәхмәт белдереп, аларга: «Сез – мәдәният кешеләре!” дип мөрәҗәгать иткән Альбина Садыйкова хаклы, чөнки нәкъ менә алар  тамашачыларны театр сәнгатенә, мәдәнияткә җәлеп итә һәм шул ук вакытта геройлар белән бергә алар язмышын кичерү мөмкинлеге дә бирә…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев