КЕЧЕ КАРАМАЛ: могҗизалы ташлар яңача балкыды
Кече Карамал мәдәният йорты театр коллективы «Идел-йорт» бәйгесенә якташыбыз Гөлшат Мөхәммәтшина пьесасы буенча куелган «Могҗизалы ташлар» спектаклен тәкъдим итте.
Чорлар һәм буыннар бәйләнеше
Клубның фойесына керүгә үк, халкыбыз өчен әһәмиятле вакыйга – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы якынлашуы сизелә. Зур стендта Бөек Ватан сугышы фронтларында илебезне саклаган кечекарамаллыларның илледән артык фотографиясе – Кече Карамалның үлемсез полкы. “Без сезнең алда һәрвакыт бурычлы” – авылдашлары герой-якташларына үзләренең мөнәсәбәтен әнә шулай белдерә.
Ә тамаша залына керер алдыннан сезне узган гасырда кулланылган төрле әйберләр – патефоннан алып радиоалгычка һәм кассеталы магнитофонга кадәр җайланмалар, аш бүлмәсе кирәк-яраклары, бишек, шулай ук гармун һәм баяннар, сәгатьләр һәм үтүкләр һәм тагын бик күп кызыклы нәрсәләр каршы ала – мәдәният йортында, чорлар һәм буыннар бәйләнеше буларак, әнә шундый кечкенә музей булдырылган.
Клубка тамашачыларны да, укучыларны да җәлеп итә
Көрәле авылы мәдәният йортында куелган «Могҗизалы ташлар» спектакле турында газетабыз күптән түгел генә язды – Гөлшат Мөхәммәтшинаның җиңел кабул ителә торган, әмма бик гыйбрәтле яңа комедиясе тамашачыларга да, жюри әгъзаларына да ошады. Һәм бу кичтә аны кабат карау мөмкинлегебез булды, бу юлы исә спектакль Кече Карамал мәдәният йорты сәхнәсендә тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев