Кама Тамагында җыр бәйрәме
Район мәдәният йорты сәхнәсендә Кама Тамагы балалар музыка мәктәбе вокал бүлегенең «Җыр дусларын җыя» дигән хисап концерты булды.
Зөлфия Мөхәммәдиева һәм Лидия Старшинина укучылары үзләренең ел дәвамында тырышып әзерләгән иң яхшы номерларын тәкъдим иттеләр һәм яңгыравыклы җыр дөньясына чуму мөмкинлеген бирделәр.
- Бу концерт – безнең казанышларыбызны күрсәтү генә түгел, ул чын мәгънәсендә музыка, иҗат һәм дуслык бәйрәме, - дип мөрәҗәгать иттеләр чарада катнашучыларга педагоглар. – Бу уку елында без бергә зур юл үттек: яңа әсәрләр өйрәндек, техника өстендә эшләдек, үзебезнең уникаль стильне эзләдек. Сезнең һәркайсыгыз уртак эшебезгә күңеленең бер өлешен салды һәм бу иң кыйммәтле әйбер! Без һәр укучыбыз – сезнең тырышлыгыгыз, яңалыкка ачык булуыгыз һәм музыкага эчкерсез мәхәббәтегез белән горурланабыз…
Шәкертләр дә остазларының йөзенә кызыллык китермәде. «Яшьлек» һәм «Салават күпере» вокаль ансамбльләре, туры һәм күчерелмә мәгънәдә дә беренче класслы «Тамчылар» ансамбле, шулай ук укучыларның җыелма хоры тавышлар гармониясе һәм илһам атмосферасы барлыкка китерде. Лидия Старшининаның укучылары Пелагея Сороковнина, Зәмирә Морадимова, Раяна Миңнегалиева, шулай ук Зөлфия Мөхәммәдиеваның укучылары Раминә Гыйльметдинова, Рузинә Хәйруллина, Дилә Хәлилова һәм Рената Камәретдинова Ватан һәм әни, мәрхәмәтлелек һәм музыка турындагы дәртле һәм лирик җырлары белән тамашачыларны сөендерделәр. Аларның күбесе инде үзләрен бәйгеләрдә һәм фестивальләрдә танытырга өлгергән, ә кайберләре әле сәнгать дөньясында беренче адымнарын гына атлый.
Шулай ук концертта «Илһам» әниләр хоры да катнашты, ул берничә ай элек кенә оештырылган булса да, җыр сөючеләр күңелен ихласлыгы һәм позитивлыгы белән яулап алды. Ә музыка мәктәбен тәмамлаган Назгөл Хәмзина үзенең чыгышы белән җыр белән мавыгуның һөнәргә әверелә алуын исбатлады.
Һәм төп тамашачылар, әлбәттә, ата-аналар иде, аларга концерт онытылмаслык хисләр һәм яхшы кәеф бүләк итте.
Әлбәттә, мондый чаралар балалар өчен музыка һәм музыкаль белемнең мөһимлеген тагын бер кат ассызыклап кына калмыйча, укучылар, педагоглар һәм ата-аналар арасында бердәмлек атмосферасы булдыра, музыка дөньясында яңа казанышларга илһамландыра. Ә бу концертта катнашучылар өчен җыр, һичшиксез, «мәңгегә тугры дус» булып калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев