Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Изге Болгар җыенында булдылар

Изге Болгар җыены Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышлана һәм 1989 елдан бирле ел саен зурлап Болгар шәһәрендә уздырыла.

19 май көнне чираттагы Изге Болгар җыены үтте. Ул барлыгы 20 меңнән артык кунакны үзенә җыйды. Анда Кама Тамагы районы мөселманнары делегациясе дә барды. Алар арасында Балтач һәм Кариле авылларыннан, Кама Тамагыннан гаиләләре белән баручылар да, шулай ук мәктәп укучылары да бар иде. «Әлеге сәяхәт күңелебездә матур хатирәләр булып озак сакланыр», - ди алар. Район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт әлеге сәфәрне оештырган өчен шушы тантаналы чарада катнашу мөмкинлеге биргән район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев