Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

ИСКЕ КАЗИЛЕ: сугыш юкка чыгара алмаган мәхәббәт

Иске Казиле авылы клубында «Шәфкать» театр коллективы «Идел-йорт» бәйгесенә Рафис Фазылҗановның «Вәгъдә бүләге» спектаклен тәкъдим итте.

Иске Казиле җирлегенең иҗат коллективы һәрвакыт тамашачыларга һәм «Идел-йорт» фестивале жюрисына иҗади сюрприз тәкъдим итә – бер-берсен ярты сүздән аңлаучы талантлы актерлар, режиссерлар сәхнәдә чираттагы тормышчан вакыйганы тасвирлый, бу театр бәйрәменә килгән һәркемнең күңел кылларына кагыла, беркемне дә битараф калдырмый.

Иске Казиле җирлегендә сүз белән дә, эш белән дә бер-берсенә ярдәм итәләр

– Бүгенге көндә дә йөрәкләрне әрнеткән сугыш темасына бәйле пьесаны сайлагач, социаль челтәр аша автор Рафис Фазылҗановка мөрәҗәгать иттем. Ул бу пьеса язылган китапны кайдан табып булуын аңлатты, моның өчен без аңа бик рәхмәтле, - диде спектакльне куйган Алсинә Зиннәтуллина. Ул инде 10 елдан артык Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы урынбасары булып эшли һәм, мәшгульлегенә карамастан, театр коллективына сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итәргә вакыт таба. Авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев кебек үк, ул да спектакльдә катнашучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерде, сугышның һәр авылга күпме кайгы китергәнен, хатын-кызларның, спектакль герое Рәхимә кебек үк, сугыш кырларында хәбәрсез югалган ирләре, абыйлары, әтиләре кайтыр дип гомер буе көткәннәрен искә алды…

Авыл клубына җыелган тамашачылар чираттагы спектакльне карасын өчен зур эш башкарылган. Сценарий әзерләү дә, декорацияләр кую да, тавыш операторы һәм суфлер эше дә – тату һәм талантлы коллективның зур хезмәте. Моның нәтиҗәсе көчле алкышларга лаек: сугыш башланган иң драматик минутларны, сугышта җиңү яулаган өлкән буын дучар булган сынауларны һәм акланмаган өметләрне тамашачылар геройлар белән бергә кичерде. Сугыш күпләрнең язмышларын һәм тормышларын җимерсә дә, чын мәхәббәтне юкка чыгара алмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев