Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

ИШЕМ: өмет һәм мәхәббәт яраны төзәтә

«Идел-йорт» бәйгесенә Ишем авыл клубының «Сердәш» театр коллективы Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча куелган «Яра» спектаклен тәкъдим итте.

Егерме кеше яши торган кечкенә генә Ишем авылында клубта куелган һәр спектакль – истәлекле һәм истә калырлык вакыйга була, бирегә бер өлеше һәвәскәр театр артистларыннан гыйбарәт авыл халкы гына түгел, тумышлары белән шушы авылдан булган күп кенә авылдашлары да бик теләп килә. Бу юлы да зал тулы иде, пәрдә ачылды, һәм оста сайлап алынган декорацияләр тамашачыларны 1947 елга алып кайтты – сугыш ике ел элек тәмамланган, әмма ата-аналар яу кырларыннан кайтмаган балаларын һаман да көтәләр.

Бердәм һәм тату иҗат коллективының башкару осталыгы, декорацияләр, сугыштан соңгы чорларда кулланылган көнкүреш әйберләре һәм, әлбәттә инде, музыкаль бизәлеш нәтиҗәсендә, артистлар белән бергә театр бәйгесенең жюри әгъзалары һәм тамашачылар да бу кичтә, чыннан да, 1947 елга кайткандай булдылар. Спектакль барышында геройлар белән бергә алар кичергән хисләрне кичерделәр, залда утырган һәркем алар өчен борчылды һәм, ниһаять, ата-аналар улларын кочаклар һәм йөрәкләрендәге яра төзәлер дип чын күңелдән өметләнде. 

Бөек Җиңүнең юбилей көненә бик аз гына вакыт калып бара, әмма 80 елдан соң да сугыш фаҗигасе кешеләрнең газаплы әрнүе булып яңгырый, шул ук вакытта без фашизмны җиңгән халкыбызның ныклыгы һәм батырлыгы белән горурланабыз. Ишем авылындагы олы йөрәкле, киң күңелле кешеләр сәхнәдән безгә нәкъ менә шул хакта сөйләделәр…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев