Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа буын симфониясе

Белем бирү проектларында балалар тууга ук катнаша ала.

Динә Рәхмәтуллина турында газетабызның инде язганы бар. Пермьдә яшәүче кыз Казанга укырга килгән, ә соңрак әти-әнисен дә бирегә җәлеп иткән һәм алар башкалада төпләнгән. Динә ире һәм улы белән шунда ук яшәү урыны итеп авыл җирен сайлаган. Нәкъ менә шуның өчен Кама Тамагына күченгәннәр.

- Ирем һәрвакыт авылда яшәргә теләде, әмма эш моңа мөмкинлек бирмәде. Шулай да пандемия вакытында читтән торып эшләү моның мөмкин булуын күрсәтте, иң мөһиме, янәшәдә һәрвакыт компьютер һәм яхшы интернет булырга тиеш, - ди Динә. - Без экоҗирлекләр турында ишеттек, якын-тирәдәге кешеләр турында белешергә булдык. Антоновка безнең тикшерүнең беренче һәм соңгы объекты булды. Барысы да ошады – җирлек, кешеләр, идеялар, яшәү рәвеше. Һәм без аларга якынрак урнашырга булдык. Биредә әти-әниләребезгә дә бик ошый, алар кунакка еш кайталар, урман утыртуда да бик теләп катнашалар.

Динә белеме буенча скрипка сыйныфы буенча укытучы. Берничә ел Казан кырыендагы музыка мәктәбендә үз белгечлеге буенча эшләгән. Соңрак шартлы кысаларда эшләүнең авыр булуын аңлап, эштән китә һәм дуслары киңәше буенча проект эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлый.

– Апам Әлмәттә яши, - дип сүзен дәвам итте Динә. - Ул коммерцияле булмаган автоном оешма булдырды һәм уңышлы рәвештә проектлар төзи һәм аларны гамәлгә ашыра. Шуңа күрә тәҗрибәле кураторым бар дип әйтә алам, ә мин исә яхшы проект әзерләү һәм аны гамәлгә ашыру өчен бар көчемне куярга әзер.

Проектымның идеясе – авыл җирендә яшәүче балалар өчен яңа буынны мәдәни үстерү мөмкинлеге бирү. Максатчан аудитория – Антоновка авылының күп балалы гаиләләре, шуңа күрә проект "Антоновка. Яңа буын симфониясе" дип атала. Проект кысаларында мин балалар өчен музыкаль дәресләр һәм иҗади чаралар циклын гамәлгә ашырырга телим. Әзер музыкаль номерлар, мөмкин булганча, «Круглый год» коммерцияле булмаган автоном оешмасы спектакльләренә катнаштырылачак. Тора-бара районда уздырыла торган зур чаралар өчен стереотипик булмаган сәхнә чыгышлары әзерләргә телим.

Мин гамәлгә ашырырга теләгән тагын бер юнәлеш – "Ана һәм бала". Ул баланың беренче көннәреннән үк музыкаль үсешенә һәм әниләргә сабыйларын тәрбияләүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Проектлар һәм идеяләр бик күп, киләчәктә аларны безнең районда гамәлгә ашырырга ниятлим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев