Якташыбызның иҗат җимеше – район сәхнәсендә
Район мәдәният йортында «Идел-йорт» театр бәйгесе кысаларында Олы Салтык авыл җирлеге иҗат коллективы Мәйсәрә Гомәрованың «Вөҗдан газабы» пьесасы буенча куелган спектакльне күрсәтте.
Моннан бер ел элек Олы Салтык мәдәният йорты мөдире Мәйсәрә Гомәрова спектакль өчен пьеса язарга карар кыла. Әсәрнең үзәгендә сугыш ветераны Сабир абыйның сугыш дучар иткән авырлыкларны искә төшереп кенә калмыйча, дәүләт тарафыннан бирелгән матди ярдәмне бүләргә мәҗбүр булуы тасвирлана. Спектакльне узган язда тамашачылар Олы Салтыкта гына түгел, Олы Мәрәтхуҗада да, Данышта да карады. Күптән түгел Кама Тамагында яшәүчеләрнең дә мондый мөмкинлеге булды.
– Бу юлы репетицияләр барышында мин дә, үзешчән артистларыбыз да образларыбызны, сөйләмебезне һәм сәхнә хәрәкәтләрен тагын да баетып, тормышта да булган бу вакыйганы сәхнәдән мөмкин кадәр табигый итеп күрсәтү өчен тагын да матуррак һәм колоритлырак итеп уйнарга тырыштык, - диде Мәйсәрә Карибулла кызы.
Татарстанның иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениесе буларак акчалата бүләкләнүгә лаек булган һәм республика бәйгесендә җиңү яулаган мәдәният йорты җитәкчесе турында без ике ел элек язган идек.
Төп рольне Олы Мәрәтхуҗа клубы мөдире Айрат Кадыйров башкарды, ул йөзенә грим салып, үзенең артистлык сәләте ярдәмендә, сугышның коточкыч сынауларын үткән, әмма үзен герой итеп санамаган кешене бик дөрес тасвирлады. Сабир абый сугышның илгә зур авырлыклар китергәнен: фронтта гына түгел, Суслонгер кебек өйрәтү лагерьларында да, тылда да кешеләрнең ачлыктан, салкыннан һәм авыр эштә хәлдән таеп һәлак булганнарын, хәтта җирләргә кеше дә булмаган чакларны искә алды…
Айрат Рәфкать улы Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесын тәмамлаган һәм менә инде 30 елдан артык авылда – танылган якташыбыз, драматург Туфан Миңнуллинның туган җирендә, аның иҗади мирасын саклап һәм дәвам итеп, мәдәният өлкәсендә хезмәт куя.
Спектакльдәге төп рольләрнең берсен Олы Салтыктан Фирая Гарифуллина башкарды. Аның башкаруындагы Нәсимә – Сабирабыйның кайгыртучан күршесе, авылдашлары гына түгел, Үзбәкстаннан кайткан авыр язмышлы хатын да аның янына киңәш сорап килә. Олы Салтык мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Заһидуллина бу рольне күңелне нечкәртерлек итеп башкарды. Сүз уңаеннан, Фирая Гарифуллина да заманында клубта сәнгать җитәкчесе булып эшләгән, лаеклы ялга чыккач та, авылның мәдәни тормышында актив катнашуын дәвам итә.
Төп геройның кызларын пьеса авторы Мәйсәрә Гомәрова һәм Даныштан Рушания Гыймадиева уйнады, Рушания ханым спектакльдәге утырмаларда, кулына гармун алып, оста итеп шаян һәм лирик көйләр башкарды, ә спектакль геройлары аның уйнаганына кушылып җырладылар, биеделәр.
Даныш авылы клубы мөдире Роза Гыймадиева белән Олы Салтыктан Финә Әхмәдуллина дуэтына игътибар итмичә булмады. Алар бөтен нәрсә белән кызыксынучы ике күрше хатынны уйнап, һәр чыгышлары белән залда елмаю уяттылар.
Спектакль тәмамлангач, Олы Салтыкта күп еллар дәвамында китапханә мөдире булып эшләүче һәм спектакльләр әзерләүдә актив катнашучы Гәүһәрия Заһидуллина рәхмәтле тамашачыларның алкышлары астында баш ияргә чыккан артистларны игълан итте. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Резидә Нуриева, уеннары белән ләззәт бүләк иткәннәре өчен, талантлы якташларына рәхмәт белдерде, ә тамашачылар, әлбәттә, бу иҗади сәләтле коллективның яңа спектакльләрен түземсезлек белән көтәчәк…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев