Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Якташыбыз юбилеена карата чаралар башланды

Кама Тамагында якташыбыз Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулуга багышланган «Илһамландыручы көй» дип аталган төбәкара форум булып узды.

Форумның ачылышы Кама Тамагы урта мәктәбе базасында булды, анда Татарстанның егерме районыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелды. Чараның мәртәбәле кунагы Татар теле укытучылары ассоциациясе җитәкчесе, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты доценты Рузилә Фәттахова иде.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Гыймадиева мөрәҗәгать итте:

«Бүген без бөек драматург Туфан Миңнуллин юбилеена багышланган чаралар сериясен ачабыз, – диде ул. – Сез ул яшәгән, иҗат иткән һәм илһам алган урыннарга барырсыз. Ышанам, сезне онытылмаслык тәэсирләр көтә». 

Район үзәгендәге ике урта мәктәпнең, шулай ук Иске Казиле һәм Олы Кариле мәктәпләренең театр коллективлары форумда катнашучыларны үзләренең чыгышлары белән сөендерде. Кама Тамагы урта мәктәбенең татар теле укытучылары кунакларга туган ягыбызга багышланган җыр бүләк итте.

Тантаналы ачылыштан соң кунаклар район китапханәсендәге китап күргәзмәсенә барды, туган якны өйрәнү һәм Туфан Миңнуллин музейларында, аннары драматургның туган авылы Олы Мәрәтхуҗада урнашкан мемориаль музей комплексында булдылар.

Форум ахырында Кама Тамагы мәктәбе укучылары Туфан Миңнуллин исемендәге парктагы һәйкәлгә чәчәкләр куйды һәм шигырьләр укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев