Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гала-концертта ветераннар талантлары белән балкыды

Ветераннар арасында уздырыла торган «Балкыш» («Сияние») сигезенче республика үзешчән башкаручылар фестиваленең район этабы җиңүчеләре Кама Тамагы мәдәният йортында чыгыш ясадылар.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан безнең район ветераннары – «Балкыш» фестивалендә катнашучылар Кама Тамагында яшәүчеләргә искиткеч бүләк әзерләде. 

Сәхнәдә – патриотлар һәм иҗатчылар 

Бәйрәм концертының, шулай ук быелгы фестивальнең төп темасы – илебезнең героик үткәне һәм бүгенгесе. Туган якка һәм халыкка мәхәббәт тә аның белән тыгыз бәйләнгән.
 Гала-концертта катнашучыларны һәм тамашачыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина сәламләде, ул ир-атларны Ватанны саклаучылар бәйрәме белән котлады, безнең көннәрдә, күп еллар элек кебек үк, аларның ышанычлы тылы булып торган хатын-кызларның керткән өлешен билгеләп үтте. Елена Владимировна 2024 елның Россиядә Гаилә елы дип игълан ителүе турында искә төшерде, җыелганнарның барысына да гаилә иминлеге һәм тынычлык теләде. 
Һәм бу көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә иҗади сәләткә ия башкаручылар җыелды, моның өчен Куйбышев Затонында, Тәмтедә һәм Олы Салтыкта фестивальнең район этабы кысаларында чыгыш ясаган үзешчән артистлар арасыннан иң яхшылары сайлап алынды.

Фестиваль талантларны ача

Концертны Бәрлегуҗадан Нурания Закирова ачып җибәрде, ул чын йөрәктән, тәэсирле итеп фронтовик-шагыйрь, язучы Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасын укыды. Сугыш елларында язучы 150 гә якын шигырь, сигез поэма, ике повесть һәм пьеса язган, аларның күбесе хәрби газеталарда басылып чыккан. Взвод командиры лейтенант Фатих Кәрим 1945 елда Кенигсбергка якынлашканда һәлак булган. Казанның хәрби дан музеенда аның шинеле, кирза итекләре, кыр сумкасы, шигырьләре язылган дәфтәрләре һәм А.С. Пушкин портреты саклана, ул аларны гел үзе белән йөрткән. Әнә шулай, сугышта батырлыкка да, иҗатка да урын табылган. 

Кама Тамагыннан Раушания Хәйруллина һәм автор-башкаручы Александр Захаров, Олы Салтыктан Альфред һәм Гөлнур Садыйковларның гаилә дуэты, Ишемнән Рузалия Гафиятова, Кече Мәрәтхуҗадан Суфия Гобәйдуллина, Келәнчедән Гүзәл Ганибаева һәм Миләүшә Вафина дуэты, Кече Салтыктан автор-башкаручы Хәмидә Шакирова, Куйбышев Затоныннан Римма Исмәгыйлева чын күңелләреннән ургылып чыккан җырларны татар һәм рус телләрендә башкардылар, ә Кирельскийдан Елена Свергузова Ольга Киевскаяның  ана мәхәббәте яктыртылган «Ана турында баллада»сы белән тамашачыларны күз яшьләрен сөртергә мәҗбүр итте…  

“Сандугач” (Олы Салтык), “Мелодия” (Кирельский) һәм “Журавушка” (Мордва Каратае) вокаль ансамбльләре коллектив башкаруның матурлыгын күрсәтте, туган җир һәм аны саклаучы батырлар турындагы җырлар күңелләрдә шатлык та, моңсулык та уятты.

Ә гармун, тальян һәм хромкада чын осталар – Кама Тамагыннан Фәнәви Мусин, Иске Казиледән Гаделҗан Мифтахов һәм Даныштан Рушания Гыймадиева уйнады. 

«Балкыш»та беренче тапкыр Кама Тамагыннан Марат Сәхибгәрәев җитәкчелегендәге «Жемчуг» бию төркеме дә катнашты. Сәхнәдә җиңел һәм нәзәкатьле хәрәкәтләр белән вальс башкарган хореография ансамбленең дебютын тамашачылар ихлас алкышлар белән каршы алды.

Алда – зона этабы

Шунысын да билгеләп үтәсе килә: гала-концертта ветераннарның чыгышлары видеокүренешләр белән тулыландырылды, бу искиткеч булды. Үзешчән сәнгать номерларын озата барган документаль хроника, сугыш турындагы онытылмас фильмнардан урынлы сайлап алынган һәм сыйфатлы итеп монтажланган кадрлар фашизмны җиңгән Ватаныбызның данлы героик һәм фаҗигале үткәнен искә төшерде.

Сәхнәдә башкарылган җырларның һәм шигырьләрнең геройлары: Бөек Ватан сугышы солдатлары, аларның әниләре һәм хатыннары, фронт гармунчылары һәм санитаркалары – үз гомерләре һәм сәламәтлекләре бәрабәренә безнең җиребезгә тынычлык китергән гади кешеләрнең ихлас һәм риясыз йөзләре тамашачылар алдындагы экранда барлыкка  килде.

Талантлы һәвәскәр артистларыбыз конкурсның зона этабында алда бара. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирина Кузиева фестивальдә катнашучыларга иҗади активлыклары өчен рәхмәт белдерде, беренче тапкыр чыгыш ясаучыларны да билгеләп үтте. Алып баручылар Лера Киселева һәм Гөлназ Ибраһимова барысына да яхшы кәеф теләде, артистларның да, тамашачыларның да иҗатка мәхәббәтләре чиксез булсын дигән теләктә концертка йомгак ясадылар…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев