Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Флера Сөләймановага Илһам Шакиров исемендәге дәүләт бүләге тапшырылды

Халкыбызның легендар җырчысы, Татар АССРның атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, якташыбыз Флера Сөләймановага кичә 84 яшь тулды. Җырчыга Татарстанның Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе тапшырылды.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Флера ханымны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән котлады. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татар халкының сөекле җырчысын тәбрикләргә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, БТКның Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин, «Татарстан» ДТРКнең Радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфыйк Сәгыйтов килделәр, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев