Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Эстафетаны тенешлеләр кабул итте

4 февраль көнне Тенеш һәм Кече Салтык авыл җирлекләре Кама Тамагында старт алган музыкаль-шигъри марафонында катнашу өчен берләште.

Марафонда катнашучыларга дулкынландыргыч сәламләү сүзе белән Тенеш авыл җирлеге башлыгы Илшат Яруллин мөрәҗәгать итте: «Без барлык сугышларда һәлак булган батырларны һәм бүгенге көндә исән булган каһарманнарны онытмыйбыз, хәзерге вакытта, кайчандыр бабалары көрәшкән кебек, илебезнең тынычлыгы сагында торучы Ватанны саклаучыларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез».

Чараны алып баручы Татьяна Панчева мөһим тарихи белешмә белән уртаклашты, бу барыбызга да якташларыбыз батырлыгы турында искә төшерде: «Бөек Ватан сугышы вакытында безнең бистәдән 157 кеше хәрби хезмәткә алынган, шуларның 93 е җиңү белән кайткан, 64 е һәлак булган. Хәзерге вакытта 11 кеше махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә, аларның өчесе һәлак булды. Кече Салтык авыл җирлегеннән 365 кеше фронтка киткән, 108 е кире кайткан, 253 е һәлак булган, махсус хәрби операциядә 7 кеше хезмәт итә».

Марафонның концерт программасын Валентина Вәлиева үзе язган «Седой мальчишка» шигыре белән башлап җибәрде.

Зәки Зәйнуллин пьесасы буенча куелган «41 нең арбалы хатыннары» спектакленнән өзек күрсәтеп, Кече Салтык авыл җирлегендә яшәүчеләр дә бу көнне үзләренең иҗаты белән уртаклашты. Үзешчән артистлар геройларының кәефен һәм хисләрен бик яхшы чагылдырды, сугыш чорындагы хатын-кыз язмышын оста сурәтләделәр. Ә Эльвина Садыйкова башкаруындагы җыр тарихка тагын да фаҗигалелек өстәде.

Концертны дәвам итеп, кунаклар өчен «А нам нужна одна победа» җыры белән Татьяна Панчева һәм «Капельки» бию коллективы чыгыш ясады.

Чара азагында марафонда катнашучылар зур Георгий тасмасын җәйделәр, аннары аны Красновидово һәм Тәмте авыллары мәдәният йортларына тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев