Бу җир талантларга бай
Шәһәрдә яшәүче кыз авыл яшүсмерләрендә кече Ватанның үткәне, аның тарихы белән кызыксыну уятты.
9-10 июль көннәрендә Олы Салтыкта «Салтык-Quiz» танып-белү уены булып узды. Аның максаты авыл яшьләрен һәм балаларын туган якның бай тарихы, гореф-гадәтләре һәм күренекле якташлары белән таныштырудан гыйбарәт иде.
Чараны оештыручы – Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» иҗтимагый оешмалар белән эшләү комитетының әйдәүче референты Камилә Зәйнуллина. Квизның беренче көне хәзерге вакытта туган якны өйрәнү музее урнашкан мәктәп бинасына экскурсия белән башланды.

– Балалар әлеге мәктәпне тәмамлаган әти-әниләренең, якташларының һәм авылның танылган кешеләренең фотоларын карадылар. Без шулай ук авыл Советында булдык, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган мемориаль тактаны игътибар белән карадык. Анда балалар бабаларының исемнәрен укыдылар, кырда җыйган чәчәкләрне куеп, аларны искә алдылар, - диде Камилә.- Олы Салтык мәдәният йорты мөдире Мәйсәрә Гомәрова балаларга бу урыннарга бәйле күренекле шәхесләр: драматург Туфан Миңнуллин, җырчы Флера Сөләйманова, шагыйрь Хәмит Вәлиди, драматург Фатих Халиди, язучы Галимҗан Ибраһимов, рәссам Бакый Урманче турында сөйләде.
Балалар үз исемнәренең мәгънәләре, нәсел шәҗәрәләре турында фикер алыштылар. Авыл мәчетенең тарихы турында да мәгълүмат бирелде.
.jpeg)
Көнгә йомгак ясап, Камилә катнашучылар өчен мавыктыргыч уен оештырды, аның нәтиҗәләре буенча иң актив 13 бала уенның икенче турына чыкты, ул икенче көнне клубта узды.
10 июльдә катнашучылар өч командага бүленде. Аларның белемнәрен жюри әгъзалары: язучы һәм драматург Рәдиф Сәгъди, Бөтендөнья татар конгрессының Кама Тамагы районындагы бүлекчәсе рәисе Гөлназ Галиханова, китапханәче Миңнегөл Заһидуллина бәяләде.
Чараның мәртәбәле кунаклары – җирле шагыйрь Линар Дәүләтшин; рәссам, Тинчурин һәм Кариев исемендәге театрларның элеккеге актеры Рәсил Акбаш; «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Кама Тамагы районындагы бүлеге рәисе Ләлә Мотыйгуллина, шулай ук балалары, оныкларының чыгышын карарга килгән авыл халкы иде.
«Шәҗәрә галимнәре» командасы капитаны Искәндәр Бариев үзенең нәсел шәҗәрәсе белән таныштырды. Команданың үзара төрле дәрәҗәдә якын булган туганнардан торуы ачыкланды. Азалия Гыйләҗеваның «Йолдызлар» командасы якташыбыз – күренекле драматург Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан аның турында мәгълүмат туплаган иде. Диләрә Гыймадиеваның «Алтыннар» командасы истәлекле дата – быел тууына 200 ел булган Каюм Насыйри турында кызыклы мәгълүмат бирде. Тарихи белешмәләрдән тыш, балалар кунакларга шифалы үләннәрнең файдалы үзлекләре турында да сөйләделәр.
Конференция акрынлап интеллектуаль викторина форматына күчте, анда «Шәҗәрә галимнәре» командасы, аеруча күп балл җыеп, аерылып торды.
Чара азагында Камилә, иганәче буларак чыгыш ясап, балаларга туган телләрен онытмасыннар өчен бүләкләр, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессыннан китаплар тапшырды.
– Чара хәтта өлкәннәр өчен дә файдалы һәм мавыктыргыч булды. Барлык катнашучылар да татар телен яхшы белүләрен күрсәттеләр, сорауларга дөрес җавап бирделәр. Алар арасында үз укучыларыбызны күрү аеруча күңелле, - диде Кама Тамагы татар урта мәктәбе директоры Гөлназ Галиханова.- Камиләгә аерым рәхмәтемне белдерәсем килә. Аның хезмәте яшьләребезгә илһамландыргыч үрнәк булыр дип ышанам!
Камилә Зәйнуллина Олы Салтык авылында туган һәм гомеренең беренче ике елын шунда үткәргән. Аннары аның гаиләсе Кама Тамагына күченгән, кыз шунда урта белем алган. Мәктәпне тәмамлагач, Камилә укуын Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында дәвам иткән, «Тәрҗемә һәм тәрҗемә белеме» белгечлеген сайлап, 4 ел уку дәверендә Камилә инглиз һәм гарәп телләрен үзләштергән.
– Ниндидер мизгелдә мин туган телемдә сирәгрәк сөйләшүемә, бу телдә бары тик әти-әнием белән генә аралашуыма игътибар иттем. Нәкъ менә шул вакытта мәдәни мирасны саклауның мөһимлеген аңладым һәм «Төрки халыкларның тарихы, икътисады һәм мәдәнияте» юнәлешен сайлап, магистратурада укуымны дәвам итәргә карар кылдым, - диде Камилә.
2022 елда кыз Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды эшендә волонтер буларак катнаша, нәкъ менә шунда аңа оешмада ачык вакансия барлыгы билгеле була. Талантлы кызны тиз арада эшкә алалар, һәм менә өч ел инде ул милли-мәдәни хәрәкәт өлкәсендә уңышлы гына эшли.
Камилә Казанга укырга киткәч, аның әти-әнисе янә туган авылларында төпләнгән. Әтисе Шаһит Әминбай улы – «Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясенең технологияләр һәм орлыкчылык бүлеге җитәкчесе. Хезмәтендәге казанышлары өчен ул «Татарстан Республикасының атказанган агрономы» исеменә лаек булган, шулай ук фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты. Әнисе Гөлшат Габделхәй кызы үзен йорт хуҗалыгына багышлаган. 1 июльдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән әбисе Суфия Сабирҗан кызы Камиләнең әти-әнисе белән бергә яши. Ул гомере буе колхозда хезмәт куйган – ашлык эшкәртү белән шөгыльләнгән.
Камилә гаиләсе белән тыгыз элемтәдә тора, авылга еш кайта. Туган якны үстерүгә өлеш кертү теләге кызны авылда зур күләмле бәйге оештырырга рухландырган. Без мондый яшьләргә чын күңелдән сокланабыз, чөнки алар кече Ватаннарының тарихын саклыйлар һәм аның өчен бик күп файдалы эшләр башкаралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев