БӘРЛЕГУҖА: сугыштан соң 20 ел узгач, күптән көтелгән очрашу
Бәрлегуҗаның «Ак каен» театр коллективы «Идел-йорт» бәйгесе жюрисын һәм тамашачыларны Рузалия Насыйбуллина пьесасы буенча куелган «Исәннәр бер күрешә» спектакле белән сөендерде.
Бәрлегуҗа авылының иркен һәм уңайлы мәдәният йортында бу кичтә аншлаг булды – тамаша залында буш урыннар калмады диярлек. Авылдашлар һәм кунаклар, ә алар арасында тумышы белән шушы авылдан булып, хәзерге вакытта башка авыл-шәһәрләрдә яшәүчеләр дә бар иде, якташлары чыгышын карарга вакыт табып кына калмаганнар, спектакль барышында, үзешчән артистларның талантларына чын күңелдән сокланып, рәхмәт белдереп, аларны алкышладылар. Һәм бу шатландырып кына калмый, артистларны уенга илһамландыра, аларда алга таба да иҗат итү һәм җанатарларын гаҗәпләндерү теләге уята.
Мәдәният бүлеге җитәкчесе Резидә Нуриева бәрлегуҗалыларның сәхнәдә рольләрне башкаруларын гына түгел, үзләрен җырчы, гармунчы, биюче һәм нәфис сүз осталары буларак та күрсәтүләрен билгеләп үтте. Алар икеләтә чыгыш ясадылар: театр да күрсәттеләр, концерт та куйдылар, өстәвенә, берсе икенчесенә комачауламады, үзешчән артистларның күпкырлы сәләтен ассызыклады гына. “Сәхнәдә мондый иҗатка сәләтле кешеләр булганда, ә залда иҗатка һәм туган якка мәхәббәт берләштергән рәхмәтле тамашачылар җыелганда, авыл һичшиксез яшәячәк”, - диде Резидә Нуриева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев