Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Балкыш» фестивале башлана

Ветераннар арасындагы республика смотр-бәйгесе быел сигезенче тапкыр үтәчәк һәм ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак.

2012 елда ТР ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Хәбир Иштирәков инициативасы белән ветераннарның үзешчән сәнгать иҗаты фестивален үткәрү идеясе барлыкка килде, соңрак ул «Балкыш» («Сияние») исемен алды һәм республикада бу юнәлештәге иң масштаблы проектка әверелде. 

Инициативаны республика җитәкчелеге дә, аның халкы да хуплый. Фестиваль өлкән буын кешеләре – катнашучылар арасында танылу ала, аларның саны елдан-ел арта. Әгәр 2012 елда беренче фестивальдә 2,5 мең кеше катнашса, 2022 елда аларның саны ун тапкыр күбрәк була. Башкару дәрәҗәсе дә үсә, яңа иҗади коллективлар, оригиналь сәхнә костюмнары һәм яңа жанрлар барлыкка килә.

Узган елның сентябрендә Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы Советы Президиумы «Татарстан Республикасы ветераннары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган VIII «Балкыш» республика үзешчән башкаручылар фестивален әзерләү һәм үткәрү турында» карар кабул итте. Шунда ук фестиваль турындагы нигезләмә, оештыру комитеты һәм жюри составы, башка нигезләмәләр расланды. Ә октябрьдә фестивальнең  ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләгән оештыру комитеты зона этапларын үткәрү срокларын һәм урыннарын билгеләде. Район этабының оештыру мәсьәләләре җирле ветераннар (пенсионерлар) советларына тапшырылды һәм эш башланды.

Ноябрь башында район ветераннар (пенсионерлар) советы президиумының киңәйтелгән утырышында безнең районда фестивальне уздыру турында Карар кабул ителде. Президиум оештыру комитеты составын раслады, аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Сороковнина җитәкли, аның урынбасарлары район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Виталий Юманов һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирина Кузиева. Аның составына шулай ук социаль яклау, мәдәният бүлеге, массакүләм мәгълүмт чаралары вәкилләре, җирлек ветераннары советлары рәисләре керде.

Оештыру комитеты авыл һәм шәһәр җирлекләрендә фестивальнең район этабын оештыру һәм үткәрү, зона смотрларын һәм гала-концерт оештыру белән шөгыльләнәчәк. Төп бурыч  – җырларга яки гармунда уйнарга, үзе язган шигырьләрне укырга яки театраль роль яисә оригиналь жанрдагы номерны башкарырга теләүче өлкән буын вәкиленә чыгыш ясау мөмкинлеге бирү. Хәтта вокаль (инструменталь, хореографик һ.б.) осталык та мөһим түгел, кешенең аудитория алдында чыгыш ясау факты үзе мөһим, бу аңа камиллеккә фестиваль кысаларында чираттагы адымын ясарга ярдәм итәчәк. 

Фестиваль турындагы нигезләмә буенча 11 номинация каралган, алар буенча башкаручыларның осталыгы бәяләнәчәк. Бу соло, вокаль һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр, хореография, нәфис сүз, оригиналь жанр, фольклор һәм башкалар. Фестивальдә пенсия яшенә җиткән, шул исәптән хезмәт стажы буенча пенсионер гражданнар катнашырга хокуклы. Башкаручы коллективларда бу уртача яшь буенча билгеләнә. Районда 5 меңнән артык пенсионер яшәвен исәпкә алсак, потенциал шактый югары дип әйтергә була. Без район этабын гыйнвар уртасыннан февральнең икенче ункөнлегенә кадәр уздырырга планлаштырабыз. Башта ул җирлек этабында узачак, анда инициаторлар үзләре тамашачылар ярдәме белән район зона конкурсында катнашу өчен иң яхшы номерларны сайлап алачак. Мондый өч зона каралган: Куйбышев Затонында, Олы Салтыкта һәм Тәмтедә, аларда район жюрисы эшли башлаячак.

Аңа тәҗрибәле музыка укытучысы, үзе дә күп санлы республика вокаль конкурслары лауреаты һәм дипломанты Зинаида Шулаева җитәкчелек итәчәк. Моннан тыш, жюри составына ЦКДОН директоры Елена Егорова һәм сәнгать җитәкчесе Лера Киселева, балалар музыка мәктәбе директоры Зөлфия Мөхәммәдиева һәм педагог Светлана Булатова, район мәдәният йорты хореографы Марат Сәхибгәрәев һәм район ветераннар (пенсионерлар) советы әгъзасы Татьяна Гращенкова кертелде. 

Әлеге жюри составы 22 февральдә район мәдәният йортында узачак гала-концерт өчен номерлар сайлап алачак, ә анда март ахырында Буа шәһәрендә үтәчәк зона республика турында катнашу өчен 7-8 номер сайлап алыначак, анда район ярты сәгатьлек программа тәкъдим итәчәк. 

Алдагы җиде фестивальдә 20 ләп якташыбыз «Балкыш» лауреаты булды (беренче елларда – һәр фестивальдә 1-3 кеше). Җиденче фестиваль иң уңышлысы булды, анда берьюлы биш башкаручы исем алды: өч вокаль коллектив (район үзәгеннән “Вересень”, Красновидоводан “Оберег”, Олы Салтыктан “Сандугач”), Тәмтедән ВИА “Калейдоскоп” һәм Рус Бортасыннан такмак әйтүче Мария Желтухина. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирина Кузиевага һәм аның командасына профессиональлеге һәм эшкә җаваплы мөнәсәбәте өчен рәхмәт әйтәсем килә. Бу – аларның казанышы. Башкару осталыгы дәрәҗәсе, репертуарны сайлап алу, сәхнә антуражы компетентлы республика жюрисы тарафыннан билгеләп үтелде.

Сигезенче фестивальгә дә зур өметләр баглыйбыз. Ветераннар теләсә кайсы сәхнәдә лаеклы чыгыш ясасын өчен бөтен мөмкинлекләребез бар, чөнки районда үз потенциалын ачарга әзер булган иҗади сәләтле өлкән буын вәкилләре күп. 

Виталий Юманов, район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев