Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

БАЛЧЫКЛЫ: Ике болыт кебек ике язмыш

Республикабыз халыклары арасында һәвәскәр театр сәнгатен үстерү һәм киң аудиториягә спектакльләр күрсәтү максатыннан үткәрелә торган «Идел-Йорт» театр коллективлары фестиваль-конкурсы дәвам итә.

Кичә Балчыклы авылында тамашачылар һәм жюри хөкеменә конкурсның муниципаль этабы кысаларында «Ике болыт» спектакле тәкъдим ителде.

Мәхәббәт һәм тугрылыкның драматик тарихы 

Спектакль Мөнирә Сафинаның «Ике болыт» пьесасы буенча куелды. Әсәр гомерләренең азагында балаларының рәхмәтсезлегенә дучар булган олы яшьтәге ир белән хатынның язмышы турында. Авыл халкы, көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, якташлары – «Нур» театр коллективының конкурска тәкъдим иткән спектаклен карарга җыелды.   

Драмада төп рольләрне Суфия Җәләлиева (Гөләндәм) һәм Мөдәррис Миңневәлиев (Хафизулла) башкарды. Аларның дуэты бик эчкерсез килеп чыкты һәм залда утыручы һәркемнең күңел кылларына кагылды. Якын кешесен сагыну һәм, янда кызы булса да, ялгызлыктан газап чигү – боларның барысын да Суфия Камил кызы искиткеч оста итеп җиткерде. Ул театр коллективы җитәкчесе, авыл клубы мөдире буларак, үзешчән артистларның иҗади эшен оештырып кына калмый, үзе дә спектакльләрдә уйный, шул ук вакытта төп рольне дә башкара. Башта Лаеш техникумын тәмамлагач, Суфия Камил кызы «Алга» колхозында баш бухгалтер булып эшләгән, аннары язмыш кушуы белән бөтенләй башка – иҗади өлкәгә кереп киткән. Институтта профильле белем алганнан соң, менә инде 20 елдан артык авыл мәдәният йорты коллективына җитәкчелек итә. 

Мөдәррис Миңневәлиев Кече Кариледә яши, өлкән яшьтәге әнисен тәрбияли, көн саен Чаллы аша Балчыклыга барып йөргән – иҗади сәләтле кешенең сәнгатькә тартылуына бернәрсә дә чик куя алмый. Аның артистлык эшчәнлеге Яр Чаллыда башланган, анда ул “Таныш моңнар” вокаль-инструменталь төркемен оештырган. Туган ягына кайткач, Кама Тамагы район мәдәният йортында методист булып эшләгән, аннары Кече Кариледә клуб мөдире булган – мәдәният белән һәрвакыт кызыксынган.

Лаеклы ялда да актив

Кайгыртучан, битараф булмаган күрше хатыны ролен Әнисә Сафина башкарды. Ул күптән түгел генә пенсиягә чыккан, бөтен хезмәт гомерен педагогика өлкәсенә багышлаган. 28 ел Олы Бортас мәктәбендә рус теле укыткан, бу мәктәп ябылганнан соң, Иске Казиле мәктәбендә 16 ел балаларга рус теле һәм әдәбияты буенча белем биргән. Аның укучылары – фән олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлары. Узган ел укучысы Диана Зәйдуллина чыгарылыш имтиханнарын тапшырганда рус әдәбияты буенча 100 балл җыйган. Шуңа күрә Әнисә Рәхмәтулла кызы үзенең хезмәт карьерасын лаеклы тәмамлаган дияргә була. Аның эшен кызлары дәвам итә – ике кызы да педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә, һәм бу актив ханымның 7 оныгы бар.

Театрда артистлар да, тамашачылар да мөһим

Спектакльдә тагын ике рольне – төп геройларның рәхмәтсез кызы белән киленен – Резидә Сәгъдиева һәм Гөлчәчәк Җәләлиева башкарды. Гөлчәчәк 30 елдан артык китапханәче булып эшли: заманында ул Алабуга мәдәният көллиятен тәмамлаган. Ә Резидә клубта чисталык һәм тәртип урнаштыра, һәм монда чыннан да уңайлы. Шул ук вакытта, коллективта катнашучыларның, башкаларныкы кебек үк, гаилә мәшәкатьләре дә күп: Резидәнең – өч бала, Гөлчәчәкнең ике баласы бар. Ләкин алар барысы бергә репетицияләргә җыелып, тамашачыларга рухи азык бүләк итү өчен шәхси вакытларын кызганмаганнар.

Спектакльгә шулай ук музыка һәм тавыш бизәлеше дә уңыш китерде, моның белән Данис Исмәгыйлев шөгыльләнде. Ул Олы Кариле мәктәбенең 11 сыйныфында укый, Чаллы авылында яши, шуңа да карамастан, репетицияләрне калдырмаган. Бу бик мөһим ярдәм.

Һәм, иң әһәмиятлесе, иҗат коллективы куйган барлык тырышлыкны рәхмәтле тамашачы югары бәяләде – аларны бердәм алкышлар белән каршы алды. Тамашачылар арасында яшьләр дә, әбиләр дә бар иде, соңгылары спектактакльне караганда, сюжетның ничек дәвам итәчәге турында кызу фикер алышты, геройларга чын күңелдән теләктәшлек күрсәттеләр, Гөләндәм белән Хафизулланың язмышы турында үз фикерләрен белдереп, алар өчен куандылар да, борчылдылар да, чөнки теләсә кайсы яшьтә дә һәм теләсә нинди шартларда да кешеләр бәхетле һәм кадерле булырга тели – театр үзенең тамашачысына әнә шул хакта сөйләде…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев