Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Ак каен» тамашачыларның йөрәкләрен эретте

Район мәдәният йорты сәхнәсендә Бәрлегуҗа авылының «Ак каен» театр коллективы «Ике болыт» спектаклен тәкъдим итте.

Мөнирә Сафинаның «Ике болыт» драмасы картлык көнендә балаларының рәхмәтсезлеге белән очрашкан өлкән яшьтәге ир белән хатынның язмышы турында.

Әлеге спектакльне карарга бу көнне район мәдәният йорты тамашачылар залына театр сөючеләр җыелды.

Бәрлегуҗалылар куйган спектакль бик моңсу һәм шул ук вакытта күңелгә үтеп керерлек иде, аталар һәм балалар арасында булган мәңгелек тема тамашачыларда кызгану һәм ризасызлык хисләре уятты, ә кайвакыт аларның йөзләрендә күз яшьләре аша елмаю чагылды.

Илфар һәм Гөлфинә Абдуллиннар тормышта да һәрчак бергә, шуңа күрә аларның дуэты сәхнәдә дә бик ышандырырлык булып чыкты, залда утыручы һәркемнең күңел кылларына кагылды. Якын кешене сагыну, янәшәсендә кызы булса да, ялгызлык ачысын тату – Гөлфинә Наил кызы боларның барысын да гаҗәеп табигый итеп уйнады. Ул элек мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан, хәзер лаеклы ялда, әмма туган телгә мәхәббәте сөйләмендә дә, героинясы Гөләндәмнең җырларында да чагыла. Пенсиягә кадәр Илфар Хәкимулла улы сәхнәдән бик ерак була – зоотехник булып эшләгән, ләкин бу аңа спектакльдәге төп геройларның берсе Хафизулланы уйнарга комачауламады. Мондый хәлнең теләсә кем белән килеп чыгарга мөмкин булуын аңлаган тамашачылар аңа теләктәшлек белдереп утырды.

Спектакльдә уйнаучы Гөлнара һәм Гөлназ Исмәгыйлеваларның фамилияләре бер үк, чөнки ирләре бертуган. Алар башкаруындагы геройларның холыклары исә бөтенләй капма-каршы: Гөлнара кайгыртучан һәм ягымлы күрше хатынын, ә Гөлназ төп геройларның таш бәгырьле кызларын уйнады. Гөлнара татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Гөлназ газ хезмәтендә эшли, шулай да алар репетицияләргә йөрергә вакыт тапканнар, рольләренә дә бик яхшы керә белделәр.

Театр коллективы җитәкчесе һәм Бәрлегуҗа авыл клубы мөдире Миләүшә Динис кызы Хисамова үзешчән артистларның иҗади эшен оештыручы гына түгел, үзе дә бер дигән итеп спектакльдәге өлкән яшьтәге парның килене ролен башкарды.

Сүз уңаеннан, Миләүшә ханымның кызы Инзилә Хисамова да спектакль уңышында зур роль уйнады – ул тавыш бизәлеше белән ярдәм итте һәм шул рәвешле спектакльгә үз өлешен кертте.

Әлбәттә, театр режиссерсыз була алмый. Равия Гарипова Мөнирә Сафина пьесасын куеп кына калмаган, суфлер буларак та артистларга ярдәм итеп торды. Хәзерге вакытта Равия Басыйр кызы пенсиядә, элек башлангыч сыйныфларны укыткан. Районыбызның ветеран педагоглары әнә шул рәвешле үзешчән коллективларда актив катнаша.

Сүз уңаеннан, бәрлегуҗалылар, район үзәгенә килгәнче, спектакльне Яңа Салада күрсәткәннәр, шуңа күрә «Ак каен» дигән матур атамалы театр коллективы район буйлап гастрольләрдә йөри дияргә дә була.

Тамашачылар спектакль беткәннән соң да таралышырга ашыкмады: тормышта иң мөһиме – гаилә кыйммәтләре, туганнар һәм якыннар, алар һәрвакыт янәшәбездә булырга тиеш дигән идеяне җиткергән, рухи азык һәм бердәмлек мизгелләрен бүләк иткән артистларга рәхмәт белдереп, аларны чәчәкләр һәм алкышлар белән бүләкләделәр.

- Бәрлегуҗада туганнарыбыз яши, - диде Лена һәм Илгиз Заһретдиновлар. - Гөлназ һәм Гөлнара Исмәгыйлевалар сәхнәдә уйнадылар, без исә аларны карарга килдек. Сәхнәдә тасвирланган вакыйгаларны караганда, күпләрнең күзләренә яшь килде, чөнки ул ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр турында, анда мәхәббәт һәм битарафлык та, аерылышу һәм тугрылык та, ялгызлык һәм өмет тә бар. Бергә кичергән хисләр өчен якташларыбызга рәхмәт.

Шулай итеп, «Идел Йорт» республика конкурсы кысаларында февраль аенда старт алган театр марафоны иҗат коллективларының гастрольләре буларак район буенча атлавын дәвам итә, Кама Тамагы халкын һәм кунакларын иҗади сәләтле кешеләр белән очраштырып, аларны сәхнәдә сурәтләнгән тормышчан вакыйгалар белән сөендерә...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев