Район үзәгендә яшәүче Илсөяр һәм Илдус Ногмановлар хуҗалыгы үзенең төзеклеге, чисталыгы, бакчаларының искиткеч матурлыгы, хуҗаларының ачык йөзле булуы белән сокландырды. Биредә күз явын алырлык төрле чәчәкләр, җиләк-җимеш, яшелчәләрдән тыш, игътибарны йорт каршында һәм ишегалды территориясендә үсеп утыручы зәңгәр чыршы, кедр агачлары җәлеп итте, барлыгы 50 төпкә якын икән. "Улыбыз Эдуард...
Район үзәгендә яшәүче Илсөяр һәм Илдус Ногмановлар хуҗалыгы үзенең төзеклеге, чисталыгы, бакчаларының искиткеч матурлыгы, хуҗаларының ачык йөзле булуы белән сокландырды. Биредә күз явын алырлык төрле чәчәкләр, җиләк-җимеш, яшелчәләрдән тыш, игътибарны йорт каршында һәм ишегалды территориясендә үсеп утыручы зәңгәр чыршы, кедр агачлары җәлеп итте, барлыгы 50 төпкә якын икән. "Улыбыз Эдуард Себердән алып кайтып утыртты",-ди хуҗалар. Кипкән гади агач тамырын әкият кызына әверелдергәннәр бассейн, күлгә төшү юлында искиткеч матур басма ясап куйганнар. Бу биредә булдыклы, уңган, матурлыкны яратучы һәм бәяләүче хуҗалар яшәгәненә дәлил.
Нет комментариев