Кама Тамагы районында комиссия әгъзалары “Пенсионерның йорт яны участогы” конкурсында катнашучыларның бакчаларын карауны башлады + фото
Район үзәгендә яшәүче Илсөяр һәм Илдус Ногмановлар хуҗалыгы үзенең төзеклеге, чисталыгы, бакчаларының искиткеч матурлыгы, хуҗаларының ачык йөзле булуы белән сокландырды. Биредә күз явын алырлык төрле чәчәкләр, җиләк-җимеш, яшелчәләрдән тыш, игътибарны йорт каршында һәм ишегалды территориясендә үсеп утыручы зәңгәр чыршы, кедр агачлары җәлеп итте, барлыгы 50 төпкә якын икән. "Улыбыз Эдуард...