Кама Тамагы Олы Кариле авылында яшәүче Наилә һәм Илдус Шакировлар дару үләннәрен шәхси бакчаларында үстерәләр
Биредә мәтрүшкә, лимон бөтнеге (мелисса), аптека ромашкасы, календула, расторопша үсеп утыра. - Күршем Фирая мәтрүшкә үсентеләре бирде. Аннан башка төр шифалы үләннәр утырттым, төрләрен арттыра барам, - ди Наилә апа. - Белеп файдалансаң һәр үлән дәвалау үзлегенә ия. Аларны таный белергә һәм вакытында җыярга гына кирәк. Шакировлар инде сарымсак уңышын...
Биредә мәтрүшкә, лимон бөтнеге (мелисса), аптека ромашкасы, календула, расторопша үсеп утыра.
- Күршем Фирая мәтрүшкә үсентеләре бирде. Аннан башка төр шифалы үләннәр утырттым, төрләрен арттыра барам, - ди Наилә апа. - Белеп файдалансаң һәр үлән дәвалау үзлегенә ия. Аларны таный белергә һәм вакытында җыярга гына кирәк.
Шакировлар инде сарымсак уңышын җыеп алган. Чиратта башка яшелчә, җиләк- җимешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев