Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тыгыз элемтә

Менә ике дистә ел инде безнең район һәм тугандаш шәһәр Людвигслуст белән дустанә мөнәсәбәтләр дәвам итә. ФРГның бу шәһәреннән ел саен делегацияләр алмаша. Безнең балалар Германиядә ял итеп кайта, аннан без аларның балаларын кунакка кабул итәбез. Махсус алар өчен төрле мәдәни чаралар эшләнә. Моннан тыш, югары даирәдәге делегация дә тәҗрибә...

Менә ике дистә ел инде безнең район һәм тугандаш шәһәр Людвигслуст белән дустанә мөнәсәбәтләр дәвам итә. ФРГның бу шәһәреннән ел саен делегацияләр алмаша.
Безнең балалар Германиядә ял итеп кайта, аннан без аларның балаларын кунакка кабул итәбез. Махсус алар өчен төрле мәдәни чаралар эшләнә. Моннан тыш, югары даирәдәге делегация дә тәҗрибә уртаклаша. 23 июльдә безнең районга Людвигслуст шәһәре бургомистры Райнхард Мах әфәнде җитәкчелегендә дүрт кешедән торган делегация килде. Сәяхәт программасы Тенеш бистәсендәге гипс руднигыннан башланды. Аннан Тәмтедәге "Кедр" питомнигында, туристлык үсеше буенча "Идел" усадьбасы"нда булдылар. Анда МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев белән очраштылар. Аннан соң ГИМС катерында судан Идел ярларына, Юрьев мәгарәсенә, Лобач тавына карап ләззәтләнделәр. Шуннан соң Затон мәктәбендә, балалар бакчасында булдылар, кырларда комбайннар гөрелдәвен күзәттеләр. Ә кичен "Фоника Гипс"ның зур заводын карадылар. Икенче көнне катер белән Болгар шәһәрендә тарихи урыннарда булдылар, кайткач "Дәвамлы алан" табигый тыюлыгының саф һавасын суладылар. Бүген алар Свияжск тарихи утравын һәм Казан шәһәренең матурлыгын караячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев