Икмәк үстерү җиңел түгел
Элек-электән июль ае авыл хезмәтчәннәре өчен иң киеренке айларның берсе, чөнки берүк вакытта җәмәгатьчелек терлекләре өчен терлек азыгы әзерләргә, басудан бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларны, саламны җыеп алырга, туфракны уҗым культуралары чәчү өчен әзерләргә һәм туңга сөрергә кирәк.
"Кама Тамагы" АХПның Карамал бүлекчәсендә җәйге кыр эшләренең барлык төрләре дә оешкан...