Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Сез хөрмәткә лаек

Районда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр район башлыгыннан бүләк һәм РФ Президенты котлавы ала. 23 июльдә Куйбышев исемендәге Затон штпда яшәүче пенсионер Гобәйдуллина Галимә Хәбибулла кызы үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. Аны котларга муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов һәм Куйбышев Затон шәһәр җирлеге башлыгы Елена Сороковнина килгән иде. Рөстәм Ирекович...

Районда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр район башлыгыннан бүләк һәм РФ Президенты котлавы ала.
23 июльдә Куйбышев исемендәге Затон штпда яшәүче пенсионер Гобәйдуллина Галимә Хәбибулла кызы үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. Аны котларга муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов һәм Куйбышев Затон шәһәр җирлеге башлыгы Елена Сороковнина килгән иде.
Рөстәм Ирекович юбилярга РФ Президенты исеменнән котлау открыткасы һәм муниципаль район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Моннан тыш, аңа продуктлар җыелмасы да бирделәр, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләделәр.
Галимә әби кунакларны кызы Валентина белән каршы алды. Табын артында алар үз тормышлары һәм эшләре турында сөйләделәр. Галимә әби безнең районның Даныш авылында туып үскән. Сугыштан соң Миңнеҗан исемле егеткә кияүгә чыгып Ташкент якларына чыгып китәләр. Гомер буе шунда эшләсәләр дә, туган як сагындыра, лаеклы ялга чыкканнан соң 1984 елда кире кайталар. Галимә әбинең 5 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Елгачылар бистәсендә үз йорты белән яши. Хуҗалык эшләрендә кызы Валентина ярдәм итә, оныклары килеп хәлен белә, оныкчыкларына шатлана. Галимә әбинең тормышка карашы һәм хәтеренә сокланырлык. "Безнең әби үзен бик яхшы хис итә, бакчада түтәлләр утарга да, йорт эшләрендә булышырга да өлгерә", - ди кызы Валентина. Без аннан озын гомерле булу серләрен сорадык. "Гомер буе кешеләргә яхшылык эшләдем, мәрхәмәтле булдым", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев