Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Икмәк үстерү җиңел түгел

Элек-электән июль ае авыл хезмәтчәннәре өчен иң киеренке айларның берсе, чөнки берүк вакытта җәмәгатьчелек терлекләре өчен терлек азыгы әзерләргә, басудан бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларны, саламны җыеп алырга, туфракны уҗым культуралары чәчү өчен әзерләргә һәм туңга сөрергә кирәк. "Кама Тамагы" АХПның Карамал бүлекчәсендә җәйге кыр эшләренең барлык төрләре дә оешкан...

Элек-электән июль ае авыл хезмәтчәннәре өчен иң киеренке айларның берсе, чөнки берүк вакытта җәмәгатьчелек терлекләре өчен терлек азыгы әзерләргә, басудан бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларны, саламны җыеп алырга, туфракны уҗым культуралары чәчү өчен әзерләргә һәм туңга сөрергә кирәк.
"Кама Тамагы" АХПның Карамал бүлекчәсендә җәйге кыр эшләренең барлык төрләре дә оешкан төстә бара. Басудан ашлык җыйдыру комбайннары чыгарга да өлгермәде, шунда ук пресс-җыйдыргычлар эшкә кереште, төягеч белән КамАЗлар килеп тупас азыкны алып та киттеләр, тракторлар эшкә чыкты. Күрше басуда берьеллык үләннәрне җыеп алганнан соң аны шунда ук уҗымнар чәчү өчен әзерләделәр. Дүрт Ньюхолланд юл аша гына күрше басуга күчеп турыдан-туры көзге бодай урдыра башладылар.
Бу басуда агымдагы елның урак алдынгылары Дамир Заһидуллин һәм Ринат Хәйруллин эшли. Беренчесе 459 тонна, икенчесе 442 тонна ашлык суктырган, әмма Дамир Ринатка караганда 10 гектарга күбрәк эш башкарган. Без алар белән сөйләшеп киттек.
- Күптән басудамы?
- Нәкъ бер атна,-дип җавап бирде алар.
- Уңышы ничек чыга?
- Уҗымнардан 20 центнер артыграк, сабан культуралары әзрәк бирәчәк.
- Җимерелүләр буламы?
- Вак-төяк аркасында туктап торабыз, әмма аларны шунда ук төзәтәбез...
Урып-җыю катлаулы булачак, чөнки агымдагы елда бөртеклеләр үсә алмады, аларны бик түбәннән урдырырга кирәк, урыны белән саламын да алып булмаячак. Сөрергә генә туры киләчәк.
- Хәзер иң мөһиме сезонлы яңгырлар башланганчы тиз арада борчакны җыеп бетерергә кирәк,-дип сүз башлады район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Альберт Фатыйхов. -Берүк вакытта туфракны уҗымнар чәчү өчен әзерләп туңга сөрү дә мөһим. Тагын бер җитди бурыч бар: икмәк пешерү өчен тиешле класска тәңгәл килгән бодай фондын булдырып, азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү. Бу кимендә 1300 тонна.
Урып-җыю көннән-көн темп ала, әмма синоптиклар фаразлары да шатланырлык түгел, яңгырлар көтелә. Шуңа күрә вакытны бушка үткәрмичә үстерелгән уңышны тизрәк җыеп алырга кирәк.
Рәсемдә: урып-җыю алдынгылары Дамир Заһидуллин, Ринат Хәйруллин һәм аның ярдәмчесе Рәзил Гыйбадуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев