Кама Тамагы районы Иске Казиле мәдәният йортында “Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ” дип исемләнгән кичә үткәрелде
Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк, Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк. Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк, Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ. Ел саен декабрь аеның беренче ункөнлеге Халыкара инвалидлар ункөнлеге буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан 8 декабрьдә Иске Казиле мәдәният йортында "Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Мәдәният...
Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,
Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.
Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк,
Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ.
Ел саен декабрь аеның беренче ункөнлеге Халыкара инвалидлар ункөнлеге буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан 8 декабрьдә Иске Казиле мәдәният йортында "Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Мәдәният йорты җитәкчесе Тәслимә Әскәрова Иске Казиле урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгәннәр һәм авыл әбиләре өчен эчтәлекле программа әзерләгәннәр иде. Аларга багышлап җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде. Балаларның дәртле биюләре кунакларның күңелен күтәрде. Соңыннан Минзилә Шәйхетдинова балаларга чын күңелдән рәхмәтен җиткерде, укуларында уңышлар теләде. Кичә мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән чәй табыны артында дәвам итте. «Ачның хәлен тук белми» дигәндәй гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына- терәк, сырхауларына - шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев