Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гөмбә файдалы булса, аны бүре ашар иде...

Ел саен бер үк тырмага басабыз. Гөмбә сезоны башлану белән, аннан агуланучылар саны да арта. Инде быел да республикада әнә шундый 29 очрак теркәлгән. Табибларга 8 баланы, 24 атналык көмәне булган йөкле ханымны да дәваларга туры килгән. Араларында гаиләләре белән хастаханәдә ятып чыгучылар бар. Шөкер, фаҗига белән тәмамланган очраклар юк....

Ел саен бер үк тырмага басабыз. Гөмбә сезоны башлану белән, аннан агуланучылар саны да арта. Инде быел да республикада әнә шундый 29 очрак теркәлгән. Табибларга 8 баланы, 24 атналык көмәне булган йөкле ханымны да дәваларга туры килгән. Араларында гаиләләре белән хастаханәдә ятып чыгучылар бар. Шөкер, фаҗига белән тәмамланган очраклар юк.

- Моңа кадәр гөмбәне гел ашадык, берни булмады, - ди Илнур. - Мамадыш юлындагы сатучылардан ике чиләк алган идек. Чаллыга кайткач, пешереп ашадык. Бер­никадәр вакыт узгач, бөтен гаилә­без белән авырый башладык. "Ашыгыч ярдәм" хас­таханәгә алып китте. Әле ярый вакытында барып өлгер­дек!

Белгечләр халыкны юкка гына кисәтми икән. Роспотребнадзор белгеч­лә­ре әйтүенчә, зыян күрүчеләрнең кү­бесе гөмбәне үзе җыеп, үзе эш­кәрткән. Очраклы кешеләрдән сатып алучылар да юк түгел. Алар ашарга яраклы кәҗә, ал, төп, шампиньон, ак гөмбәдән агуланган. Бер кеше чебен гөмбәсеннән зыян күргән. Анысы яман шеш авыруыннан котылам дип төнәтмә эчкән булган.

Кечкенә сабыйларны исә артык кызыксынучан булулары харап итә язган: алар юлда очраган гөмбәне кабып караган. Ничә еллардан бирле бер үк сүзне сөйләсәк тә, халык барыбер ялгыша, дип чаң суга идарә бел­гечләре. Бер көнне үзебезнең йорт янындагы агачлыктан да гөмбә җыючы кешегә юлыктым. Һәр­хәлдә, кеше шәһәр уртасында үзе­нә дип җыймый инде.

Бел­гечләр дә теләсә кемнән, теләсә кайсы урыннан гөмбә сатып алмас­ка киңәш итә. Бары авыл хуҗа­лыгы ризыклары сатыла торган, махсуслашкан базарлардан, тик­шерү узганнарын гына алырга кушалар. Базар-ки­бетләрдә теләсә нәрсә белән сату итү катлаулырак: андый урыннарга тикшереп кер­тәләр. Әмма гөм­бәчеләр күбе­сенчә урамда сәүдә итүне өстенрәк күрә. Гөмбәне һәр җирдә саталар. Казанда гөмбәне килограммлап бирәләр.

Чехов базарында 1 кг гөреҗдә 250 сум торса, каенныкы - 200. Эшкәртелгәне дә бар. Ма­ринадланган каен гөмбәсе 500 мл банкада - 150, ал гөмбә (свинушка) - 100 сум. Ә менә колхоз базарында гөреҗдәнең килосы - 200, әтәч гөмбәсе - 100-120 сум. Мамадыш юлында сату итүчеләр 5 литр­лы чиләктәге сары гөреҗ­дәне - 300, агын - 500, каен гөм­бәсен 250 сумга биреп җибәрә. Гөмбәне файдалы ризык ди­ләр. Әмма куркыныч яклары да бар. Кем әйтмешли, ит кебек булса, бүреләр ачлыктан интегеп йөрмәс иде. Гөмбә һавадагы авыр металларны үзенә туплый. Шуңа күрә аны шәһәр паркларыннан, ишегалдыннан, автомобиль, тимер юл­лар янәшәсеннән җыярга кушмыйлар. Урманга барганнан соң да үзегезгә таныш булганнарын гына өзәргә кирәк. Артык зурлары да зыянлы булырга мөмкин. Бел­геч­ләр "эшләпәле дуслар"ны җый­ган көнне үк эшкәртергә, чистартканда, кортлаган, черегәннәрен ташларга куша. Һәр төре аерым савытка салынырга тиеш.

"Агулы гөм­бәне белү өчен, пешергән вакытта суган салынырга кирәк, - ди Балтач районында яшәүче Мәй­мүнә апа Нурмиева. - Суган карала икән, димәк, арада агулы гөмбә дә бар".

14 яше тулмаган кешегә бөтенләй гөмбә ашарга ярамый. Бу яшьтә баланың организмы аны эшкәртергә сәләтсез әле. Өлкән яшьтәгеләр өчен дә гөмбәнең зыяны шактый. Картлар бала өммә­теннән дип юкка гына әйтмиләр инде.

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев