Җиде ел сакланган алтын (булган хәл)
Иске Юмья авылында туып-үскән, инде лаеклы ялдагы Валентина Туктарова белән сөйләшкәндә шуңа игътибар иттем: әбисе Матренаның гыйбрәтле сүзләрен бик еш искә ала ул.
-Укый-яза белмәсә дә, бик зиһенле, дини карчык иде. Кеше әйберенә беркайчан да тимәгез, байлыгына кызыкмагыз, юмарт булыгыз, кеше сезгә начарлык эшләсә, начарлык белән җавап кайтармагыз, дип тукып...