Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Мәүлид бәйрәмен ничек билгеләп үтәргә тиешбез?

Бүген Мәүлид бәйрәме – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) дөньяга килгән көн. Күбебез «мәүлид» сүзенең мәгънәсен аңлап бетерми, аның ни өчен бәйрәм ителүе турында да мәгълүматыбыз җитеп бетми.

 «Апанай» мәчете имам хатыйбы Нияз хәзрәт САБИРОВ белән без Мәүлид бәйрәменең тарихын барладык.

– Мәүлид көне – рабигүл әүвәл аеның уникенче көне. Ул көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу гәлайһи вә сәллам туган. «Мәүлид» сүзе туу, туган вакыт дип тәрҗемә ителә.

– Кайберәүләр бу көнне элек бәйрәм итмәгәннәр бит дип инкарь итә...

– Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең дөреслегенә дәлилләр күп. Мәүлид ул – дин галимнәре хуплаган гамәл. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам туган көнне, ягъни дүшәмбе көнне ураза тоткан. Аннан: «Йә Рәсүлуллаһ, ни өчен сез дүшәмбе көнне ураза тотасыз», – дип сораганнар. Пәйгамбәребез: «Мин бу көнне тудым һәм бу көнне миңа вәхи иңдерелде», – дигән (Мөслим). Белгәнебезчә, ураза тоту ул – ислам баганаларының берсе. Моннан күренә ки, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам үзенең туган көнен гыйбадәт белән үткәргән.

Изге мәүлид мәҗ­лесләрендә мөселманнар үзләренең шатлыкларын белдерәләр, Пәйгамбәргә салават әйтәләр һәм сәламнәрен җиткерәләр, чөнки сөекле Пәйгамбәребезнең бу дөньяга килүе – Аллаһның олуг бүләге. «Әхзаб» сүрәсендә: «Аллаһ Үзе вә фәрештәләре пәйгамбәргә салават әйтәләр, әй мөэминнәр, сез дә пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәлам җиткерегез», – диелә.

Мәүлид вакытында мөселманнар Аллаһ илчесен искә алалар, аның могҗизаларын, тормышын бәян итәләр, аны белмәгәннәр үзенә бик күп мәгълүмат ала. Пәйгамбәребезнең камил сыйфатлары һәм мактарлык игелекле холкы турында сөйләп, аның алдындагы бурычыбызның бик кечкенә генә булса да өлешен башкарып, әҗерен алабыз.

Беренче Мәүлид бәйрәмен Әбү Сәгыйд Күкбүре бине Гали бине Биктәгин 1207 елда Ирбил шәһәрендә уздыра. Ул зур табыннар әзерләп, халыкны җыеп ашатуны, сәдакалар таратуны, кешеләргә ярдәм итүне бер гадәткә кертә. «Мәүлед – шәриф» касыйдәләрен укучыларга яхшы, матур киемнәр бүләк итеп, якынча өч йөз мең алтын микъдарында мал сарыф итә.

– Ә без Мәүлид бәйрәмен ничек билгеләп үтәргә тиеш?

– Сыйлар әзерләп, туганнар, дуслар катнашында мәҗлесләр оештырырга, бүләкләр таратырга була. Аллаһы Тәгаләне зекер итәр өчен кешеләрне җыю, мохтаҗларга ихтирам һәм ярдәм күрсәтү – изге гамәл. Мәүлид кичәсендә догалар уку, тыңлау, салаватлар әйтү, хәер-догалар өләшү Раббыбыз һәм аның рәсүленә карата ихласлылыгыбызны күрсәтә, иманыбызны ныгыта. Бу кичә бер-беребезгә карата кардәшлек хисләрен ныгыта. Хәзрәти Мәгъруф әл-Кәрхый: «Кем дә булса Мөхәммәд пәйгамбәр мәүлиден укытырга ризык әзерләсә һәм мәүлидне хөрмәтләп, туган, дус-ишләрен җыйса, өен ут белән яктыртса, яңа киемен киеп, хуш исләр, хуш ислемайлар белән сөртенсә, Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә ул бәндәне пәйгамбәрләр белән бер төркемдә булдырыр һәм югары гыйллиййиндә (җиденче күктә) булыр», – ди. Имам Җәләледдин әс-Суйутий исә болай дип әйткән: «Берәр йортта яисә мәчеттә, яки берәр мәхәлләдә Мөхәммәд мәүлиде укылса, ул йортның яисә мәчетнең тирә-юнен фәрештәләр чорнап алыр һәм шушы урын халкына алар салават әйтеп торыр, барысына да Аллаһы Тәгалә тарафыннан мәрхәмәт һәм Аның разыйлыгы насыйп булыр».

– Хәзрәт, Пәйгамбәребезнең камил холкы турында киңрәк итеп сөйләгез әле.

– Пәйгамбәребезнең тормышы, холкы, эш-гамәлләре һәркем өчен үрнәк булып тора. Аллаһы Тәгалә, җирдәге һәм ахирәттәге тормышыбыз бәхетле булсын өчен, барыбызга да Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)гә иярергә куша. Ул үзенең бер хәдисендә: «Мин күркәм әхлакны камилләштерү өчен җибәрелдем», – ди. Раббыбыз да Коръәндә аның турында, хакыйкатьтә, син – иң югары әхлак иясе, ди. Гайшә анабыз да, аның холкы – Коръән иде, дип әйткән. Аллаһ рәсүле югары дәрәҗәдә намуслы, ышанычлы, кешеләр белән мөнәсәбәттә йомшак һәм дустанә булган. Ул төшенкелеккә бирелүне яратмаган. Беркайчан да явызлыкка явызлык белән җавап бирмәгән, дошманнарын кичерә белгән. Әңгәмәдәшен ярты сүздә бүлдермәгән, бөтен кешене сабыр гына тыңлаган. Артык күп сөйли башласалар, урыныннан торып киткән. Сәхабәләр Пәйгамбәребезнең күркәм яшәү рәвешен, әдәбен күреп, бик сокланган. Әнәс бин Мәлик, мин аңа ун ел хезмәт иттем, бер тапкыр да ямьсез сүз сөйләгәнен ишетмәдем, дигән. Аллаһ рәсүле күршеләрен дә хөрмәт иткән. Сәхабәләренең берәрсе авырып китсә, аларның хәлен белергә барган. Берәрсе югалып торса, аны эзләгән. Сүз остасы буларак, Пәйгамбәребез күптөрле гыйбрәтле хикәяләр һәм тарихлар сөйли торган булган. Ашыккан вакытта һәрчак гафу үтенгән.

Ул бик тыйнак яшәгән. Уң кулыннан ашаган, чөнки аңа Аллаһ шулай кушкан. Кием-салымда да, ризыкта да бернинди артыклыкны кабул итмәгән. Башына чалма һәм башлык кия торган булган, уң кулының чәнчә бармагына көмеш балдак кигән.

Бөтен булган күркәм сыйфатларга ия булган бәндәсенә Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрлек вазифасын йөкли. Ул безнең барыбызга да зур өлге. Аның нәсыйхәтләре калебләребезне ныгыта, күңелләребезне нурлы итә. Хәдисләре гыйлемле булырга, сабырлыкка, юмартлыкка өйрәтә.

Чыганак: Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X