Баш авыртудан котылуның 5 «тәмле» ысулы
«Баллы» әстерхан чикләвеге. Әстерхан чикләвеген иттарткычтан чыгарып, куе ботка хәленә килерлек күләмдә бал кушып болгатабыз. Теләгән кеше берәр чеметем дарчин һәм имбир оны да өсти ала. Шифалы һәм бик тәмле катнашманы суыткычта саклыйбыз. Аны көнгә 3 мәртәбә ашар алдыннан берәр аш кашыгы кабып куярга киңәш ителә.