Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бурычлары – максималь әзерлек

Өйрәнүләрнең ничек узуы, урнашу урыннарында көнкүрешнең ничек оештырылуы турында белештек.

Кызганыч, район вәкилләре белән турыдан-туры очрашырга насыйп булмады. Көндез алар частьтә түгел, чөнки өйрәнүләрне башка урында үтәләр. Часьтә бары тик авыручылар һәм бирем үтәүчеләр генә кала. Алар белән дә бары шимбә көннәрендә берничә сәгать буш вакытлары булганда гына күрешергә була.

Шуңа күрә кайбер ир-атлар белән телефон аша элемтәгә кердек.

Андрей Кузьмин армиягә 2016 елда алынган. Солдат хезмәтеннән соң тагын бер ел контракт буенча хезмәт иткән. Бу атнада ул авырып киткән, шуңа күрә частьтә иде, ул сорауларыбызга җавап бирде.

«Табиблар мине тикшерделәр, дарулар бирделәр, температурам төште. Бүген (4 октябрь) миңа җиңелрәк, ләкин полигонга бара алырлык дәрәҗәдә түгел, шуңа күрә бүген часть территориясендә хезмәт куям», - диде ул.

Илнур Хафизов 1999 елда Төньяк Кавказда хезмәт иткән, тугыз ай хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан.

«Иртәнге биштә торабыз, иртәнге ашны ашыйбыз, аннары автобусларда полигонга барабыз. Анда өйрәнүләр узабыз, төрле биремнәрне үтибез, командада эшләргә өйрәнәбез. Казарма буларак җайлаштырылган ангарларда кеше күп. Бинада җылы. Туганнар шимбә көннәрендә килә. Әни, апа, хатыным килделәр, койма аша гына аралаштык».

Александр Гришин армиядә 2007-2009 елларда хезмәт иткән. Ул сорауларга төгәл җавап бирде. «Көнкүреш шартлары “бишле”лек. Бинада җылы, ризыклар туклыклы һәм тәмле. Табиблар авыручыларның барысын да дәвалый. Грипп белән авыручы кешеләрне йөкләнешләрдән азат итәләр. Хәрби медицина комиссиясе эшли, бу сәламәтлекләре буенча армиягә яраксызлар өчен.

Өйрәнүләр дә “бишле”лек. Тәҗрибәле инструкторлар барлык юнәлешләр буенча да өйрәтә. Бурычыбыз – бер, вазифаларыбыз гына төрле: кемдер атучы, кемдер пулеметчы, снайпер, табиб, артиллерист, элемтәче һәм башкалар.  Кама Тамагы районыннан килгәннәр – барыбыз да бер батальонда».

"Чыннан да, егетләрнең бурычы бер – хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен максималь әзер булу, командирларның сүзен үтәү. Болар барысы да көрәштә җиңеп кенә калмыйча, аларга гомерләрен һәм сәламәтлекләрен дә саклап калырга ярдәм итәчәк», - диде район хәрби комиссары Таһир Миңнекәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев