Уйлар, уйлар...
Шигърият

Уйлар, уйлар...

Уйлар, уйлар... Кайчак алар – тып-тын Җәйрәп аккан елга агымы, Кайвакытта күңел ярсулана, Әйтерсең лә диңгез давылы.

Уйлар, уйлар...

Кайчак күккә аша,

Галәмнәрне кайта әйләнеп.

Кайчак болыннарда чалкан ята,

Чәчәкләргә иркә бәйләнеп.

Уйлар, уйлар...

Төрле-төрле була,

Агы була, кайчак – карасы...

Уйлар, уйлар – кеше яшәеше –

Туу белән үлем арасы.

Рифат Җамал

 


Нет комментариев