Икътисад рубрикасы буенча яңалыклар
-
Навигация тәмамланды
Шимбә «Кама Тамагы гипс руднигы» ачык акционерлар җәмгыяте кулланучыларга гипс ташы төяп озатуны төгәлләде. Төп складтан су транспорты белән 695 мең тонна чимал озатылган, шулай ук тимер юл белән 72 мең тонна җибәрелгән. Бу вакытка акционерлар җәмгыяте агымдагы елга булган килешү йөкләмәләрен тулысынча үтәгән.
-
Терлекчеләр ничек эшли?
Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре терлекчеләре малларны кышкы абзарларда асрау шартларында эшләвен дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, «олы Кариле» ААҖда һәм «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесендә кичәге көнгә бер сыердан уртача 8,3 кг сөт савып алганнар, соңгысында бу 0,2 кг.га артык. Ленин исемендәге хуҗалыкта...
-
Техниканы әзерлибез
Районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләренә җәлеп ителәчәк техника һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау дәвам итә. Тулаем район буенча кичәге көнгә 41 чәчкеч, 57 культиватор, 1540 тырма ремонтланган. Бу чагыштырмача 51, 81 һәм 65 процент тәшкил итә.
-
Терлекчеләр ничек эшли?
Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре терлекчеләре малларны кышкы абзарларда асрау шартларында эшләвен дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, «Олы Кариле» ААҖда кичәге көнгә бер сыердан уртача 8,4 кг сөт савып алганнар, «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесендә 8,3 кг, узган елгыдан 0,3 кг.га артык. Ленин исемендәге...
-
Терлекчеләр ничек эшли?
Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре терлекчеләре малларны кышкы абзарларда асрау шартларында эшләвен дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, «Олы Кариле» ААҖда кичәге көнгә бер сыердан уртача 8,7 кг сөт савып алганнар, «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесендә 8,3 кг, узган елгыдан 0,2 кг.га артык. Ленин исемендәге...
-
Рекорд булачак
14 ноябрьгә «Кама Тамагы гипс руднигы» ААҖ кулланучыларга 676 мең тонна таш озаткан, бу узган елгы күрсәткечтән 10 процентка артык (615 мең тонна). Узган елны предприятие 615 мең тонна күрсәткеч белән төгәлләгән, ә быел предприятие 700 мең тонна чигенә чыгарга уйлый. 2012 елга җитештерүнең еллык планы 680 мең тонна итеп...
-
Терлекчеләр ничек эшли?
Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре терлекчеләре терлекләрне кышкы абзарларда өченче ай асрый. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, «олы Кариле» ААҖда кичәге көнгә бер сыердан көнгә уртача 8,9 кг сөт савып алганнар, «Кама Тамагы» АХПда 8,3 кг, узган елгыдан 0,2 кг.га артык. Ленин исемендәге хуҗалыкта әлеге күрсәткеч...
-
Электр энергиясенә бәя артты
Ноябрьдән электр энергиясен көндез кулланган өчен 1 квт өчен 2 сум 81 тиенгә артты (элек 2 сум 57 тиен иде). Төнге тариф 1 сум 29 тиеннән 1 сум 89 тиенгә кадәр арткан. Әлеге үзгәреш ТР Дәүләт комитетының агымдагы елның сентябрендә чыккан карары нигезендә булды. Яңа тарифның максаты - электр энергиясен...
-
Кайчан пенсия түләү туктатыла?
Пенсия фонды идарәсенә вафат булган пенсионерның алып җиткерелмәгән пенсиясен түләү тәртибе турында сораулар керә. Пенсионер вафат булган айдан соң килгән айның беренче числосында пенсия түләү туктатыла. Пенсионер вафатына бәйле рәвештә алынмыйча калган пенсия, әгәр пенсионер үлгәннән соң 6 ай үткәнче мөрәҗәгать итсәләр, ул үлгәндә аның белән бергә яшәгән гаилә әгъзаларына...
-
Йөзен югалтмаучы банк
Район халкының Саклык банкына кертеме бүген 240 миллион сум тәшкил итә, банкның өстәмә офисында район халкы 182 миллион сумлык кредит рәсмиләштергән. 1998 елдан 12 ноябрьдә Россия Саклык банкы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге дата 1841 елда Россиядә саклык кассалары учреждениеләре турында патша Николай I Фәрманына кул куелган көн белән бәйле....
-
Чират – татлы тамырга
Бөртекле һәм кузаклы культураларның уңышын җыю күптән тәмамланса да, "Кама Тамагы" АХП хезмәтчәннәренең кырларда эше бар әле, чөнки өч ел инде "Ак Барс" холдинг компаниясе белән килешү нигезендә бу предприятие җирләрендә мең гектар шикәр чөгендере игелә. Әлеге татлы тамыр безнең республика өчен яңа культура түгел. Кайчандыр ул барлык колхоз-совхозларда чәчү...
-
Без дә булдык ярминкәдә
3 ноябрьдә район авыл хуҗалыгы предприятиеләре Дәрвишләр бистәсендә шәһәр халкына үз продукциясен тәкъдим итте. Ит, сөт продукциясе, ашлык, фураж, печән, бал - барлыгы 1 миллион 300 сумлык товар сатылган. Шәхси эшмәкәрләр: «Уют» һәм «юмарт» кибетләре казанлыларга яңа пешкән икмәк-булка һәм кондитер әйберләре, сөт, колбаса, балык тәкъдим итте. Олы Кариле, Олы...
-
Минем торагым
2012 елның 1 сентябренә кадәр исәпкә куелган яшь гаиләләргә агымдагы елның 21 ноябренә кадәр 2013 елда социаль түләү алу өчен «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы исемлегенә кертү максатында яңадан теркәү узарга кирәк. Әлеге теркәү 2011-2013 елларга максатчан «Торак» федераль программаның «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасын 2013...
-
Терлекчеләр ничек эшли?
Район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә терлекләрне кышкы абзарларда асрауның өченче ае бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, «олы Кариле» ААҖда кичәге көнгә бер сыердан көнгә уртача 8,7 кг сөт савып алганнар, «Кама Тамагы» АХПда 8,5 кг, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 0,3 кг.га артык....
-
Язга әзерләнәбез
Районның барлык авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә техниканы һәм авыл хуҗалы машиналарын киләсе елгы кыр эшләренә әзерләү эше алып барыла. Тулаем район буенча СЗ-3,6, СЗП-3,6, СЗТ-3,6 маркалы 97 чәчкеч ремонтлыйсы бар. Моннан тыш, КПС-4 маркалы 79 культиватор, 2599 тырманы төзәтәсе була. Кичәге көнгә 39 чәчкеч, 47 культиватор һәм 1452 тырма төзәтелгән. Бу...