Затонда яңа башлык
Җәмгыять

Затонда яңа башлык

Куйбышев Затоны поселогы башлыгы постына Николай Ефимов урынына Павел Ежов килде.

Павел Ежов чирек гасыр хезмәт гомерен флотка багышлаган. 10 ел танкерда эшләгән, елгачы Ежовлар династиясен дәвам иткән, аннары 15 ел Куйбышев исемендәге капитан булып эшли, танкерын докка һәм ярга ремонт ясарга алып бара.

Дипломы буенча Павел Ежов – судно механигы. Эшләгән елларында күп кенә эшче һөнәрләрен үзләштерән. «Яр буенда» эшләгәндә җирлектәге массакүләм чараларны әзерләүдә һәм оештыруда актив ярдәмче булган.

Энергиягә бай, яшь затонлы – җирлек Советы депутаты һәм Николай Ефимов киткәннән соң бертавыштан башлык итеп сайланды.


Нет комментариев