Бу атнада район махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга чираттагы партия гуманитар йөк җибәрде.
Йөкне муниципаль район башлыгы Наил Вазыйхов озата бара. Столяров исемендәге мәдәният йортында волонтерлар мобилизацияләнгән якташларга азык-төлек, эчке кием, гигиена чараларын төргәкләгән. Шулай ук сугышчыларның заказлары да үтәлгән.
Дүшәмбе көнне бирегә Олы Мәрәтхуҗа фермеры Рамил Сәлимов үз өлешен керткән – фермада үстерелгән хәләл терлек итеннән консервланган 214 банка.
Рамил Сәлимов крестьян-фермер хуҗалыгы 13 елдан артык эшли. Бүген хуҗалыкта ит һәм сөт юнәлешендәге 100 башка якын мөгезле эре терлек бар.
- Солдатларга сыйфатлы ит кирәк булыр дип уйлыйм. Ә безнең гаилә сугышчыларга уңышлар, аларның тизрәк исән-сау кайтуларын тели.
Нет комментариев