29 августта Тенештә Бистә көне һәм Шахтерлар көне билгеләп үтелде. Бу бәйрәм район җирлекләрендәге җәйге чараларны төгәлләде.
Районның алдынгы сәнәгать предприятиеләренең берсендә эшләүчеләрне котларга кунаклар күп килде. Болар – акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе Мидхәт Абдуллин, муниципаль район башлыгы Наил Вазыйхов, төзелеш өлкәсе хезмәткәрләре профсоюзының Республика комитеты рәисе Андрей Бурыллин. Акционерлык предприятиесенең беренче директоры Борис Носков һәм башкалар. Бу көнне шахтерлар адресына иң изге теләкләр яңгырады.
Традиция буенча бәйрәм предприятиенең иң яхшы хезмәткәрләрен котлаудан һәм бүләкләүдән башланды. ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына предприятиенең коммерция директоры Евгений Семагин лаек булды. Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы грамоталары предприятиенең дүрт белгече бүләкләнде.
Шулай ук район башлыгының, «Кама Тамагы гипс руднигы» АҖның, профсоюз республика комитетының Мактау грамоталары тапшырылды. Предприятиенең озак елар хезмәт куйган юбилярларын да онытмадылар.
Әмма бу бәйрәм предприятие хезмәткәрләренең генә бәйрәме түгел, бөтен бистәнеке дә. Тенеш халкын бәйрәм белән Наил Вазыйхов һәм бистә башлыгы Илшат Яруллин котлады.
Елдан-ел бистә матурлана, төзекләнә бара. Район башлыгы аны башка җирлекләргә үрнәк итеп куя. Һәм болар барысы да шул исәптән бистәдә яшәүче актив кешеләр ярдәме белән, алар үзләренең йорт яны территорияләрен тәртиптә тоталар. Чәчәк бакчаларын, балалар мәйданчыкларын карыйлар.
Илшат Яруллин бистә активистларына, шулай ук юбилярларга бүләкләр тапшырды. Ике гаилә – Носковлар һәм Переведенцевлар быел гаилә юбилейларын – зөбәрҗәт һәм алтын туйларын билгеләп үткәннәр. Бистәнең иң яшь кешеләре – Марк Үзбәков һәм Диана Орлова да игътибардан читтә калмады. «Пионер урамы» ТИҮ эше турындагы хәбәрләре буенча укучыларыбызга таныш булган Нәсилә Лебедева Тенишнең иң актив кешесе дип танылды.
Тенештә яшәүче дүрт кеше Электрон мактау тактасына кертелгән, болар: Олег Захаров, Рөстәм Ганиев, Равил Камәретдинов һәм Гөлфинә Гыйниятова.
Көн актив ярышлар белән дәвам итте. Балалар мәйданчыкта рәхәтләнеп ярыштылар, өлкәннәр кулларына гер күтәрделәр, аннары кул көрәше өстәле артында көч сынаштылар, ташны урынныннан күчерделәр. Ә тирә-якта тәм-том һәм сый-нигъмәтләр белән кызу сәүдә барды, төрле батутлар һәм уенчыклар балаларны үзенә җәлеп итте.
Кич белән яшьләр өчен дискотека булды, бәйрәм салют белән төгәлләнде.
Нет комментариев