Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханованың тантаналы кабул итү мәҗлесе булып узды. Чара республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган иде.
Анда барлыгы 48 гаилә мәртәбәле кунак булды. Кабул итүдә Кама Тамагы районыннан ирле-хатынлы Минвәлиевлар да катнашты.
Ильяс Илдус улы һәм Миләүшә Шаһит кызы 1988 елның 26 августында гаилә корганнар. Шул вакыттан бирле аларның берлеге үзара ихтирамга һәм ярдәмгә нигезләнә.
Минвәлиевлар Кама Тамагы районы халкының сәламәтлеге өлкәсенә зур өлеш кертәләр.
Ильяс Илдус улы медицина хезмәткәрләре династиясен дәвам итә. Әтисе туган авылы Балтачта фельдшер булып эшләгән. Үзенең һөнәри юлын Ильяс әфәнде табиб-инфекционист булып башлаган. 1991 елда аның тәкъдиме белән Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә анестезиология-реанимация хезмәте оештырылган, ә 2009 елдан Ильяс Илдус улы районның сәламәтлек саклау өлкәсен җитәкли.
Бу еллар дәвамында ул «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында медицинаны үстерү буенча актив хезмәт куя. Үзәк район хастаханәсендә медицина хезмәтләрен яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен заманча диагностика җайланмалары булдырылды.
Хатыны Миләүшә Шаһит кызы озак еллар дәвамында баш табибның тугры хезмәттәше һәм таянычы. 1992 елдан ул гомуми практика табибы шәфкать туташы булып эшли. Балалары да әти-әниләренең эшен дәвам итә, икесе дә медицина университетын тәмамлаган. Уллары Рәшит РКОДда хирург булып эшли, кызлары Руслана – үзәк район хастаханәсе табиб-дерматовенерологы.
Нет комментариев