Бу атнада «Аргамак» лагеренда быел соңгы «Сәләт-Кама» сменасы старт алды. Биредә безнең районнан 30 дан артык бала ял итә, алар арасында – махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар.
Смена профиле итеп спорт һәм туризм сайланган. 18 көн эчендә балаларга физик күнекмәләрен арттырып кына калмыйча, көйле команда уенына да өйрәнергә туры киләчәк. Аларны шахмат буенча мастер-класслар, волейбол һәм баскетбол буенча күнегүләр, шулай ук йога һәм биюләр көтә.
«Смена программасы көн саен бай һәм күпкырлы булырлык итеп төзелгән. Без хәрәкәт, уку, күңел ачу һәм ял арасында идеаль баланс саклыйбыз. Бу балаларга яңа белемнәр алырга мөмкинлек бирә, смена ахырына кадәр күңел һәм тән көрлеген саклый», – дип уртаклашты газета белән смена директоры Миләүшә Насыйбуллина.
Смена «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр бергәлеге белән берлектә оештырылган. Анда катнашучылар үз проектлары турында сөйләү һәм, әлбәттә, берничә активлык үткәрү өчен лагерьга килергә әзерләнә. Ә очрашу истәлегенә һәркемгә «беренчеләр”дән фирмалы мерч – футболкалар, идеяләр өчен блокнотлар тапшырылачак һәм башка күңелле сюрпризлар булачак.
Тантаналы ачылышта балаларга «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова мөрәҗәгать итте: «Без, олылар, сезнең балачагыгыз бәхетле һәм кызыклы булсын өчен барысын да эшлибез. Яңа уку елы алдыннан энергия туплавыгызны телим. Яңа дуслар, фикердәшләр табарсыз – аларның кайберләре белән, бәлки, тормыш юлын бергә дәвам итәрсез: бергә укырсыз һәм, бәлки, хәтта киләчәктә гаилә дә корырсыз. Безнең әйдаманнар сафына әйләнеп кайтырсыз дип өметләнәбез. Әлегә татар телен начар белүчеләр алдында икеләтә бурыч – бер сменада ким дигәндә 30-50 яңа сүз өйрәнү. Телләрне күбрәк белгән саен, баерак булабыз бит».
Район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Сәлимов шулай ук балаларны смена башлану белән котлады: «Мин сезнең барыгызның да яхшы ял итүегезне, яңалыкка өйрәнүегезне һәм чын иптәшләр табуыгызны телим. Биредәге һәр минут сезнең сәламәтлеккә һәм талантларыгызны ачуга файда китерсен. Бу көннәр якты тәэсирләр, файдалы белемнәр һәм ихлас хисләр белән истә калсын».
Традиция буенча, хәер-фатиха сүзләреннән соң флагларны күтәрү тантанасы булды. Үзләренең остазлары-айдаманнар белән бергә балалар смена башлануын билгеләп, дүрт әләм күтәрделәр һәм шуннан соң ук беренче спорт чарасына юнәлделәр.
Нет комментариев