Николай Ефимов: “Эшсез утыра алмыйм”
Җәмгыять

Николай Ефимов: “Эшсез утыра алмыйм”

Николай Ефимов Куйбышев Затоны бистәсен 2015 елдан бирле җитәкләде.

Бу вакыт эчендә Куйбышев Затонын төзекләндерү буенча күп эш башкарылды. Ул бистә Советында фикердәшләр командасын җыйды, бу команда берничә мөһим проектны уңышлы гамәлгә ашырды, махсус хәрби операциядәге сугышчыларга гуманитар ярдәм җыю үзәгенә әверелде һәм грант ярдәмен актив куллану үрнәге булды.

– Мәктәпне тәмамлаганнан соң, мин Казанның 19 нчы һөнәр училищесына укырга кердем һәм анда КИП слесаре белгечлеге алдым, бер ел оргсинтез заводында эшләдем һәм армиягә киттем, - дип искә ала Николай Борисович.  - Армиядән соң поселокка кайттым һәм дустым Александр Зубаревның армиядән кайтканын көттем һәм без аның белән төньякка китәргә булдык.

Ярты елдан инде ике яшь затонлы Колымага киткән, анда 12 ел эшләгәннәр.

 -Мин эшемне КИП слесаре булып башладым, ә Александр үз белгечлеге буенча – электрик булып эшләде.

Шушы еллар эчендә Николай Ефимов берничә эшче белгечлеге үзләштергән һәм читтән торып Иркутск политехника институтын тәмамлаган, инженер-автомеханик дипломы алган.

 -Инженер буларак мин «Северное сияние» йөзү электростанциясендә эшләдем. Булачак тормыш иптәшем белән дә шунда таныштым.

1996 елда Ефимовлар гаиләсе Николай Борисовичның туган бистәсенә әйләнеп кайта һәм дипломлы инженер беркемгә дә кирәк түгел булып чыга. Хәер, бу елларда күп кенә тәҗрибәле белгечләр эшсез калгандыр.

-Төзелеш конторасында эшләдем, котельныйда оператор һәм слесарь булдым, өстәмә рәвештә һөнәр училищесында эшләдем. Училище Чистай көллиятенең филиалына әверелгәч, аның эшенә җитәкчелек иттем.

Поселокның берничә чакырылыш депутатына 2015 елда Куйбышев Затоны җирлеген җитәкләргә тәкъдим иткәннәр, һәм ул бу эшкә бик теләп керешкән, әтисенең эшен дәвам иткән. Поселок башлыгы булып 11 ел ярым хезмәт куйган, гомуми хезмәт стажы – 46 ел.

– Мин бер ел да эшсез утырмадым, мәктәпне 1979 елда тәмамлаганнан бирле тәнәфессез эшләдем. Хәзер йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнәм һәм һичшиксез эш эзләячәкмен, эшсез утыра алмыйм.


Нет комментариев