«Южная Околица» ТИҮ советы әгъзалары гадәттәгечә иҗтимагый үзидарә территориясендә яшәүче олы яшьтәге кешеләрне туган көннәре, юбилейлары белән котлыйлар.
25 август көнне ТИҮ советы рәисе Татьяна Мозаффарова 94 яшен тутырган Нина Васильевна Синицынаны туган көне белән котлады.
Нина Васильевна Кама Тамагында туып үскән. Сугышның нәрсә икәнен белгәндә, аңа 9 яшь тулмаган була. Әтисе 1941 елның мартында өйрәнүләр лагерена китә, аннан фашист Германиясе һөҗүменнән соң фронтка җибәрелә, шунда хәбәрсез югала. Бу хакта гаилә сугыш ахырында гына белә.…
Ул 1941 нче елда әле боз белән капланган Идел буенда басып торганын хәтерли, әтисен башка булачак солдатлар белән бергә атларга атланып сул як ярга – Атабайга алып барганнар. Нинага аны бүтән күрергә насыйп булмый. Бөек Ватан сугышы башланганнан соң аның әнисен Казан каймасы төзелешенә – окоплар казырга җибәрәләр.
Шул рәвешле, язмабыз героеның тормышы балачактан ук гади булмаган, бу сугыш һәм сугыштан соңгы ач һәм салкын еллар булган. Мәктәпне тәмамлагач, Нина Ставрополь шәһәренә (хәзер – Тольятти) киткән, анда нормалаучылар курсларын узган һәм шәһәрнең телефон станциясенә эшкә урнашкан.
1952 елда ул авыру әнисе янәшәсендә булу өчен Кама Тамагына кайткан. Монда ул Николай Синицын белән очрашкан һәм алар язмышларын бергә бәйләгәннәр. Гаиләдә Татьяна исемле кызлары туган. Ләкин Синицыннар бер урында гына утырмаганнар, 60 нчы елларда алар Жигулевскидан башлап Якутиягә кадәр зур илебезнең күп санлы төзелешләрендә хезмәт куйганнар, торак йортлар һәм юллар төзегәннәр.
Якут АССРның Чернышевский бистәсендә Мирный шәһәренә юл төзелешендә катнашканнар, аннары Ямал-Ненец автоном округының Надым шәһәренә юл тотканнар. Биредә Нина Васильевна торак йортлар төзелешендә төрле эшләрдә эшли башлаган, ә тора-бара 3 разрядлы профессиональ штукатур-буяучы булган.
Туган бистәсенә кайтып, лаеклы ялга чыккач, язмабыз герое тагын биш ел Кама Тамагы орлык лабораториясендә эшләгән. Хәзер ул кызы Татьянаның, оныклары һәм оныкчыкларының игътибарын тоеп яши.
«Южная Околица» ТИҮ рәисе Татьяна Мозаффарова Нина Васильевнаны туган көне белән котлады һәм аңа, сәламәтлек һәм иминлек теләп, бүләк тапшырды.
Нет комментариев