«ТР флоты» АҖ рәсми сайтында су асты канатларындагы елга теплоходларының рейслары турында мәгълүмат барлыкка килде.
Казанлылар һәм башкала кунаклары метеорда Болгарга бара алачак.
Казаннан кузгалып китү – 8:30 да, Болгардан – 16.30 да.
Май дәвамында рейс шимбә һәм якшәмбе көннәрендә булачак.
Июньнән башлап аларның санын 4 кә кадәр арттыру күздә тотыла – чәршәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә.
Әлеге метеор Кама Тамагына пассажирлар булганда һәм уңай һава шартларында керәчәк.
Нет комментариев