Бүген, 30 апрельдә 116 нчы янгын сүндерү часте хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Янгыннан саклаучылар көнен билгеләп үтәчәк.
Янгынга каршы курыкмыйча көрәшүче һәм кешеләрнең гомерен саклап калучы һөнәриләр хөрмәтенә билгеләнгән бәйрәм 1999 елда Россия Президенты Указы белән гамәлгә куелган.
Кичә без янгын сүндерү частендә булдык, анда бүлекчә җитәкчесе Никита Мокшин янгын сүндерү-коткару часте эше турында тулы мәгълүмат бирде.
Никита Васильевич үзе Тәтеш гражданнарны яклау көллиятен тәмамлаган, армиядә хезмәт иткән һәм ике ел полициядә участок уполномоченные булып эшләгән.
- Никита Мокшин гаилә традицияләрен дәвам итә, аның бабасы безнең частьтә каравыл начальнигы булып хезмәт итте һәм әтисе үз предприятиесендә янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы, – диде тәҗрибәле янгын сүндерүчеләрнең берсе Федор Тарасов. - Ул ПСЧ-116 хезмәткәрләре арасында иң җаваплысы һәм грамоталысыдыр, мөгаен.
Никита Мокшин каравыл вакытында хезмәттәшләренең нәрсә белән мәшгуль булуы турында сөйләде.
- Бу теоретик һәм гамәли яктан үз-үзеңне әзерләү, янгын сүндерү, физик, газдан саклану дисциплиналары буенча күнегүләр башкару. Күнегүләр махсус камерада да, ишегалдында җиһазландырылган тренажер мәйданчыгында да башкарыла.
Юл-транспорт һәлакәтләрен бетерү, утка каршы көрәшү, теләсә нинди гидрантка тоташтыру, янгын сүндерү өчен су запасын тулыландыру өчен җиһазландырылган янгын сүндерү машиналарын да карап чыктык.
- Кешеләрдән еш кына машина янгынга сусыз килде, дигәнне ишетәбез, - ди Никита Васильевич. – Бу алай түгел, безнең гараж җылы һәм машина ел әйләнәсе тулы булып, утны сүндерергә әзер тора. Әмма янгында су көчле басым астында югары тизлек белән бирелә, шуңа күрә ул бик тиз бетә. Моның өчен бездә тагын бер машина бар, ул бик зур су савыты белән җиһазландырылган һәм янгын сүндерүчеләр өчен ярдәм булып тора.
Төтенле һәм янып торучы бинада сулау аппаратлары һәм кысылган һава запасы булган баллоннар сакланган махсус бүлмәдә дә булдык. Аппаратлар смена башланыр алдыннан көн саен тикшерелә һәм һәрвакыт эшкә әзер.
Без Федор Тарасов һәм Никита Мокшинга янгын сүндерү часте буенча экскурсия үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерәбез һәм янгын сүндерүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз.
Нет комментариев